Күзләрем күптән мондый матур тамаша күрмәгәндер. Netflix чыгарган өр-яңа «Love, Death & Robots» сериалы иң әүвәл күзгә ләззәт бирә. Төсләр, стилистика, хәрәкәт — болары барысы да гаҗәеп нәфислек белән иҗат ителгән. Шәп графика һәм «тәмле» анимация мәңге истә калырлык визуаль хатирә калдыра. Эчтәлеге дә үзенчәлекле булганга күрә, һәрбер эпизодны сәер төш күргән кебек карыйсың. ❤️☠️🤖 — әйдәгез iguides.ru'дагыча шундый кыскартма кулланыйк — мөстәкыйль сюжетлы 18 кыска эпизодтан торучы антология. Мәхәббәт белән роботлар һәрберсендә очрамый, шуңа күрә сериалны хисле технологияләр турында дип уйламагыз. Гомумиләштерүче күренеш, әлбәттә, үлем. Теге яки бу формада (цивилизациянең юкка чыгуы, сугыш, табигый үлем, һөҗүмнәр һ.б.) ул һәр эпизодта очрый. Сериал, Black Mirror сыман, киләчәк турында да түгел. Кайбер серияләрдә чыннан да, якындагы яки ерактагы киләчәк белән очрашсак та, безгә шул ук вакытта альтернатив юлдан киткән стимпанк Кытайга яки хәзерге Әфганстанга һәм хәтта совет чорындагы Се