2018 елның соңгы көннәрендә сезгә берничә язма тәкъдим итәргә булдым. Беренчесен сентябрь – декабрь маҗараларына, ягъни мәсәлән Актанышта үткәргән вакытыма багышларга булдым. Туган ягымда ниләр майтарганымны белергә теләсәгез, рәхим итегез.
Идея нинди иде
Эш шунда ки, мин дин белеме юнәлешендә белем алсам да, безнең педагогикадан ерак торган белгечлегебездә педагогик практика каралган. Мин аны кайда үтәсемне беренче курста ук белә идем. Әлбәттә, альма-матерда. Бу урында бераз уйланырга да була, чөнки минем укыган мәктәпләрем берәү-икәү генә түгел: 11 ел эчендә мин 6 мәктәптә укып алырга өлгердем. Әмма бу урында, аңлашыла ки, Актаныш гимназиясе турында сүз бара иде.
Практика 10 көнлек. Вәләкин август ахырында, гает алдыннан булган кичтә минем башка капылт бер уй килде: «Нишләп әле берничә ай гимназиядә эшләп алмаска?»
Идея бик тиз хупланды: Рузилә Ильдаровна да (гимназия директоры), мәңгелек тәрбиячем Ленар Наилович та бик шат булдылар. Механизм кузгатылды: кафедра, институт белән бу эшне сөйләштем, барысын да җайладым. 1 нче сентябрьдә эштә идем инде.
Минем алда 3 максат тора иде: 1. Педагогика белән үземне бәйләргәме-юкмы дигән сорауга җавап табарга; 2. Яңа ситуациядә үземне сынарга; 3. Гимназиядә проектлар эшендә булышырга.
Барысын да инкарь итә торган тәрбияче
1 нче сентябрьдә мин 7 нче сыйныфларның тәрбиячесе булып эшли башладым. Балалар белән танышу, аларны аңларга тырышу, тәрбия бирергә маташу — болар аңлашыла инде. Баштарак укучыларыма бик сокландым, бер атнадан соң аларда шикләнә башладым, аннары ике ай тирәсе алар белән көрәштем, соңгы айда гына алардан канәгать була башладым. Юк, алар начар укучылар яки начар балалар түгел. Соңрак кына аңладым: мин аларны 7 нче класста үзем ничек булганмын, шулай күрергә теләгәнмен. Ә бу коточкыч хата.
Мин бер укучымнан аеруча канәгать калдым. Ул искиткеч тырышлык белән үзенең гимназиядәге урыны өчен көрәште. Таләпләр югары, «3»леләр өчен чыгарып та җибәрергә мөмкиннәр. Шуңа да ул аңламаган һәр темасын йә укытучыларыннан, йә миннән килеп сорый торган булды, өстәмә нәрсәдер өйрәнергә тырышты. Аның уңышларына карап, үземә рәхәт булып китә иде, гәрчә монда минем ролем зур булмаса да.
Әллә вакытлы кеше булганга, әллә гимназиядә укып чыкканга күрә, мин күпчелек кагыйдәләрне һәм таләпләрне инкарь итә идем. Гимназиядә укыганда ук башка сеңеп калган идея инде бу: район җитәкчелеге, Мәгариф идарәсе, мәгариф министрлыгының иге-чиге булмаган вәкилләре һәм хәтта дирекция әһелләре таләп иткән, сораган, кушкан эшләрнең күбесен инкарь итәргә, онытырга, эшләмәскә яки нәкъ киресен үтәргә кирәк. Шул очракта гына уңышка ирешәчәксең.
Мин мәгърифәтнең көченә ышанам. Бары сыйфатлы белем һәм заманага ярашлы, хәтта аны узып китәрдәй күнекмәләр белән генә безнең гасырда яшәп буладыр дип уйлыйм. Шулай ук мин һәм рухка, һәм акылга таянырга кирәк дип саныйм.
Минем очракта бу стратегия ни дәрәҗәдә уңышлы булгандыр, бәя бирә алмыйм. Әмма «вак-төяк»кә игътибар итмәгән арада шактый күп кызыклы эш башкарырга өлгердем.
Проектлар һәм идеяләр
7 нче сыйныфларым өчен мин иң сәер тәрбияче булып истә калганмындыр. Мин «Оксфорд стилендәгечә» җәзалар бирә идем. 4 ай эчендә укучылар 10нан артык инша яздылар. Алар белән сез дә таныша аласыз. Юк, сез аларны чыннан да укып карагыз әле. 13 яшьлек укучы яза: «Минем уйлавымча, мин икенче дөньяга киткәч, син барлык җирдә хуҗа булырсың». Белмим, никтер бу мине бик тәэсирләндерде.
Кайчак якшәмбеләрдә интернатта калучылар белән махсус килеп аралаша идем. Анысы җан рәхәте өчен генә. Фикер савытын бушатып-тулыландырыр өчен. Шул аралашулар аркылы дигәндәй, гимназия газетасы коллективының бер өлеше яңа матбугат чарасы уйлап чыгарды. SUZEBEZ дип атадык без аны. Андагы мәкаләләрдә кузгатылган кайбер темаларга татар матбугатында башка беркем сөйләми бугай.
Мин әле философия дә укыттым! Мәктәптә бу бик сирәк күренеш. Дәресләрдә танып-белү теориясенә күз салдык, Беркли, Декарт, Ницше кебек төрле юнәлештәге фәлсәфәчеләр белән таныштык. Бер дәрес эчендә Алланың юклыгын да, аннан барлыгын да исбат итә алдык (мөлаем 8ләр белән).
«Хождение в народ»
Сентябрьнең беренче атнасында ук яңа идея калыкты: авылда да эшләргә кирәк! Шулай итеп, Иске Кормаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укытырга булыша башладым. Монысы тагын да кызыклырак тәҗрибә иде.
Бу мәктәптә минем күзем ачылды, монда мин яза, иҗат итә, фән белән таныша башлаган идем. Анда кайту – балачакка кайту, балачакта әйтелмәгән сүзләрне әйтү иде.
Тарих фәнен дә, җәмгыять белемен дә тиешенчә үзләштермәгән балаларга бу гыйлем дөньясын ачу исә кабатланмас бер тәҗрибә. Андый чакта үзеңне яңа вәхи белән килгән пәйгамбәр сыман хис итәсең (тәүбә!).
Авыл мәктәбендә иң сокландырганы – укытучылар. Алар мотивациясез мохиттә эшлиләр, атна саен аларны Мәгариф идарәсе һәм район җитәкчелеге җәберли, булмас нәтиҗәләрне таләп итә. Без «караңгы авыл» дип сүгәбездер дә кайчак, ләкин авыл укытучылары геройлар бит. Андый шартларда мин үкереп елар һәм Себергә качыр идем.
«Шимбә мәктәбе»
Иске Кормаш мәктәбенә бераз яңа сулыш өрер өчен «Шимбә мәктәбе»н уйлап таптык. Шимбә көннәрендә укучыларны алып калып, 1-2 сәгатьлек лекцияләр, мастер-класс һәм тренинглар оештырдык. Ленар абыйга рәхмәт, бу фикерне шунда ук хуплады. «Гыйлем» командасы әгъзалары, КФУ студентлары һәм, иң мөһиме, гимназия укытучылары ярдәмендә бу проектны башкарып чыктык. Укучыларның берничә көн алдан килеп, «Абый, бу атнада Шимбә мәктәбе буламы? Кем килә?» дип сораулары, өстәмә куелган бу дәресләрдә җан биреп катнашулары шундый рәхәт иде.
Без татар авылларындагы мәктәпләрне бөтенләй оныттык бугай. Язучы-шагыйрьләр дә, журналистлар да хәзер сирәк йөри. Хезмәттәшләр, әйдәгез, барлы-юклы мәктәпләрне калдырмыйк инде. Һәрбер татар мәктәбе заман белән бергә атларга һәм укучыларына киң кырлы белем бирергә тиеш. Без бит мәгариф һәм мәгълүмат гасырында яшибез. Артта калу югалуга тиң.
Авылда эшләп алуның нәтиҗәсе күңелле булды шикелле. Тарихи текстлар да укыдык, проектлар да эшләдек. Укучыларда кызыксыну гына сүрелмәсен иде.
Шаурма клубы
Гимназиядәге тормышымны бизи торган көн җомга иде. Бу көнне Шаурма клубы утырышлары уза. «Клуб»ка керү кагыйдәсе гади: чиратың җиткән атнада барлык кешегә дә шаурма яки ябык пицца аласың. Шундый кырыс кагыйдәсе булгангамы, ул бик киңәймәде. Утырышларда даими катнашучылар дүртәү (директор апа, бу урынны укымагыз): Рамиль Маратович, Ленар Зуфакович, Ленар Наилович һәм мин. Кайвакыт тарих укытучысы Марат Илсурович та кушыла иде.
Чын фикер алышу һәм тәмен белеп гәп кору шул күңелле сәгатьләрдә була иде. Мөгаен, иң күңелле истәлекләр дә шул «клуб» белән бәйледер. Безне берләштергән һәм җомгаларны зарыгып көтәргә мәҗбүр иткән «чара» булды ул.
5 нәтиҗә
- Юк-барны инкарь итәргә кирәк. Сазлыкта батырга теләмәсәң, сазлыкка кермә.
- Дәрескә әзерләнмичә керергә ярамый.
- Барысын да чиста-пөхтә һәм камил тотарга яраткан кешеләр арасында психопатлар булырга мөмкин :)
- Балаларга хөр фикерләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Ирексез кешеләр буыны бетсен.
- Кабынган идея күп кешене яктырта һәм юл күрсәтә ала. Яхшы идеяне сүндерергә ярамый.
+ Ленар Наиловичтан кызык хәлләр
Бу язма чыгуга ук Ленар Наилович өстәмәләр кертүне сорады. Үтенечен кире кагып булмый, шуңа күрә рәхим итегез.
Гимназия ул – гел расписание карап йөрүче балалар, "миңа кайсы сыйныф керә" дип кычкыручы укытучылар (свободная касса, макдональдс тагы кебек).
Ике акрын, салмак, уйлап бетереп сөйләшүче ике завуч янына, обедтан соң, икесенең дә теле көтек, чәйнәлеп беткән кушымталы җөмләле, бетмәгән, уйланмаган фикерле тәрбияче килеп керә. Бүлмәгә кереп, гади агым белән аккан көнне бутаучылар бу.
Вакыты үткәч кенә хәбәр ителә торган дедлайннар турында: «– Нишләп бу эшләнмәгән?! – Ә кайчан кирәк иде... –Кичә!»
Шайхин: «Мин бүген соңга калдым».
Берәү: «Шуннан?»
Шайхин: «Мине уволить итегез!»
Икенче: «Син кемгә кирәк?!».
– Кем Казанга бара?
— Мин (бөтенесе бергә), ә нәрсәгә?
–Проектлар яклар!
–Юк! (Бергә)
– Плюс макдональдска керәчәкбез!
– Мин! (Бергәләшеп)
Дәвамы:
– Ә нинди проект?
– Автобуста аңлатырмын.
Кире юлда кайтканда, автобуста: «Менә аңладыңмы?»
Рәхмәтләр
Ленар абый Хөсәеновка, минем кайтуны хуплаган, чакырган һәм һәр башлангычта булышкан өчен, чын остаз һәм дус булган өчен; директор Рузилә Ильдаровна Гариповага гимназиядә кабул иткән һәм ышанып, класс тапшырган һәм һәр башлангычта ярдәм иткән өчен; Ленар абый Шәвәлиевкә, дуслык, таяныч һәм остазлык өчен; Рамиль абый Гариповка, рухи һәм интеллектуаль терәк өчен; хезмәттәшләрем – тәрбиячеләргә, миңа ярдәм иткән һәм кабул иткән өчен; гимназия-интернат укытучыларына һәм коллективына, биргән тәрбия һәм белем, яңа тәҗрибә өчен; Иске Кормаш мәктәбе директоры Филиза Гыйльфановага, фикер ачыклыгы һәм киң күңел белән кабул итүе өчен; Гөлназ апа Юнысовага искиткеч ачыклык, сабырлык һәм изге эшләре өчен; мәктәп коллективына, ачыклык һәм сабырлык өчен зур рәхмәт.
Минем кадерле укучыларыма, гимназиянең 7 нче сыйныфларына, шулай ук укучыларыма һәм дусларыма әверелеп алган барлык балаларга, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең сабыр һәм тырыш укучыларына ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәтләрем ирешсен!
Тышлыктагы сурәтне Таңсылу Фәррахова ясады.