Бик горур, тәкәббер кыяфәтле белән бер ир-ат базарда йөргәндә олы яшьтәге хатын янына туктала да: – Нәрсә сатасыз? – дип сорый. – Май сатам. – Күрсәт әле. Хатын күрсәтергә теләп, чиләкне алга таба авыштыра. Шулчак май әзрәк чайкалып китеп теге ир-атның күлмәк җиңенә килеп төшә. Ул, шуны гына көткәндәй, ярсып чыга. Бөтен базарга оран ярып: – Күлмәкнең бәясен түләтмичә, урынымнан да кымшанмаячакмын! – ди гаять ачулы тавыш белән. Хатынның “минем акчам юк” диюенә исе дә китмичә ачулануын дәвам итә. Шуннан соң теге хатын: – Күпме тора соң күлмәгегез? – дип сорарга мәҗбүр була. – Мең динар. – Абау! Каян килсен миңа андый акча?! Чирек бәясен дә түли алмыйм. – Минем анда эшем юк! Син үз хатаң өчен түләргә тиеш! Бу хәлне күзәтеп торган бер егет болар янына килә дә: – Мин түлим сиңа күлмәк бәясен, – ди һәм тавыш күтәргән ир-атны бераз читкәрәк алып китә. Кесәсеннән мең динар тартып чыгарып, акчаны теге ир кешегә бирә дә: – Миннән – акча, синнән – күлмәк. – Ничек инде?! Мин киемсез ка