Нәкъ бер ел элек февраль аенда районның терлекчелек өлкәсендә куанычлы вакыйга булды. Токарликов исемендәге хуҗалыкта яңа товарлыклы сөтчелек комплексы эшли башлады. Чәршәмбе көнне без биредә булып, эш-мәшәкатьләр, бер ел эчендәге үзгәрешләр белән танышып кайттык. Сер түгел, безнең район сөтчелек буенча республикада исемлекнең азагында иде. Токарликов исемендәге хуҗалыктагы товарлыклы сөтчелек комплексы ярдәмендә күрсәткечләр яхшырды һәм Әлмәт өскә күтәрелә башлады. Дөресен әйтергә кирәк, мөгезле эре терлекләр асрала торган моңа охшаш заманча комплексларны телевизордан гына күргән бар. Токарликовлылар барысын да уздырган. Урамнан керү белән терлекчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәсе ясалган, һәр җирдә чисталык, тәртип, территориядә чәчелгән ник бер салам, печән бөртеге, тирес очрасын. Алган тәэсирләрне аңлатып бетерерлек түгел. Болай да була икән! Ә биредә Венгриядән кайтарылган югары токымлы аклы-каралы маллар тыныч кына күшиләр. Малларны терлек азыгыннан өзмиләр. Ал
Әлмәт терлекчеләре моны күз алдына да китермәгән булган
7 марта 20197 мар 2019
14
3 мин