Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Бүләкне ник алмаган? (гыйбрәтле кыйсса)

Спортзалда кеше аз. Берничә үсмер егет кенә, остазлары белән, көрәш серләренә өйрәнә. Шулчак үзенең тәрбиясезлеге белән танылган, спорт белән шөгыльләнүдән түгел, ә берәрсенә бәйләнүдән тәм тапкан
бер яшьтәшләре килеп керә. Остаз янына килеп нидер әйтә дә, кызып-кызып үзенең хаклы икәнен раслый башлый. Кешенең күңелен рәнҗетерлек сүзләрне дә пулеметтан аткан кебек ата, кызганмый. Менә-менә сугышып китәрләр сыман тоелса да, остаз эндәшми. Бераз тыңлап тора да, берни булмагандай, үз эшен дәвам итә. Ә теге үсмергә спортзалдан чыгып китүдән башка чара калмый. Мондый мөнәсәбәткә аптырап калган егетләрнең берсе остазларыннан:

- Сезнең аны үз урынына утыртырга бер хәрәкәтегез дә җитә иде бит?! Ни өчен “җавапсыз” калдыгыз? – дип сорый.

Остаз сорауга сорау белән җавап бирә:

- Әгәр сезгә берәү бүләк алып килсә һәм сез аны алмасагыз, бүләк кемгә була?

- Үзенә кала инде.

- Әлеге егет тә безгә “бүләк” алып килгән иде. Әмма без алмагач, үзе белән алып китте.

Бу остаз тәҗрибәсез кеше булса, бәлки бер селтәнүдә әлеге үсмерне егып та салган булыр иде. Әмма ул чынлыкта барыбер егып салган бит. Акылы, әхлак-әдәбе белән. Тагын да дөресрәге, хикмәт белән. Әле бу хәлне күреп торган укучыларына тормыш дәресе дә биргән.