Найти тему

Аскын татарлары

Аскын авылы мәчете
Аскын авылы мәчете

Тирә-якта шомлы даны
Булган Аскын урманнары.
Гасырлардан торып калган
Данлы Качкын урманнары.
Керергә анда курыккан
Ак патшанын казаклары.
Урманына хуҗа булган
Ирек сөйгән качаклары.
Әле һаман кара төндә
Яна сыман учаклары.
Канымда да, жанымда да
Сез бит, Аскын качаклары.
Һичкемгә дә буйсынмаган,
Һушын жуймас качакларым.
Бүре кебек гел урманга
Карап торган качакларым.
Һәр урманның үз бүресе,
Моны белгән качакларым.
Яраларны ялап ятам,
Кайтып анда кайчакларын…