Гыйбрәтле кыйсса Изгелек хакы Бер кеше кафеда ашап утырганда ике кечкенә малайның тәрәзә читеннән генә үзен күзәтүләрен шәйләп ала. «Бу сабыйларның киемнәре дә иске, фәкыйрь гаиләдәндер, ачыккандыр инде болар» – дип уйлап куя ул һәм яныннарына чыга да аларны кафега алып керә. Менюда күрсәтелгән ризыкларның кайсын телиләр, шунысын сайларга куша. Әй сөенә балалар! Теге кеше алар сайлаган ризыкларны официанттан соратып ала. Алларына ашамлык куелгач, шатлыктан, малайларның башы күккә тия. «Безгәме икән бу?!» дигәндәй әле теге кешегә, әле бер-берсенә карашып алалар. Ашагыз дип ым кагылгач, тәмләп ашый да башлыйлар. Ачканнарның тамагын туйдыру нинди зур сөенеч икән дип, изгелек итүнең тәмен, рәхәтен тоеп, ашап бетергәннәрен тыныч кына көтеп утыра бу кеше. Ашап туйгач, балалар рәхмәт әйтеп урамга чыгып китә. Бераздан түләү өчен исәп-хисап счеты китерәләр. Ә анда түләнергә тиешле сумма урынына түбәндәге сүзләр язылган була: «Бездә сез кылган изгелекнең хакын исәпләп чыгарырлык бухгалтерия
«Бездә изгелек хакын исәпләп чыгарырлык бухгалтерия юк!» (гыйбрәтле кыйсса)
27 февраля 201927 фев 2019
35
1 мин