Найти в Дзене

Кыз һәм каен

Ак каенны кочып –кочып,
кыз елады...
Кыздай яп-яшь каен бу чак
ни уйлады?
Нигә инде кыз елады,
әйтү кыен,
Башын сыйпап, «Түз,сеңлем,
диде каен».
—Килер, диеп кызны көтә,
көтә каен:
Яшель күлмәк, яшель чүкләр-
язлар саен.
Килмәде кыз, килергә дә
ул уйламый,
Килер иде, эллекечә
кыз еламый...
1977 ел.
Фото авторы А. Нуретдинов
Фото авторы А. Нуретдинов

Ак каенны кочып –кочып,
кыз елады...
Кыздай яп-яшь каен бу чак
ни уйлады?
Нигә инде кыз елады,
әйтү кыен,
Башын сыйпап, «Түз,сеңлем,
диде каен».
—Килер, диеп кызны көтә,
көтә каен:
Яшель күлмәк, яшель чүкләр-
язлар саен.
Килмәде кыз, килергә дә
ул уйламый,
Килер иде, эллекечә
кыз еламый...
1977 ел.