Найти тему

Бу кышның да соңгы мәле

Радик Нуретдинның шәхси архивында табылган дәфтәрдән...

Бу кышның да соңгы мәле,
Соңгы кары, бураннары.
Ниләр уйлап тора икән
Төнге Уфа урамнары.

Әйдә чыгыйк, йөреп керик
Кар-бураннар арасында.
Синең йөрәк, белмим ничек,
Ә, минеке дуласын ла.

Котырсын да, бөтерсен дә
Юкса, ул бер тынар әле.
Бер көн килеп синен йөрәк
Исемемне җуяр әле.

Онытылырмын, күбәләк кар
Бары калыр хәтереңдә.
Еллар үткәч, карлар булып,
Мин эрермен керфегеңдә.

1977 ел.