Найти в Дзене

Караидел – кара түгел

Радик Нуретдинның шәхси архивында табылган дәфтәрдән «Караидел – кара түгел» дип аталган шигырь... Караидел, ышанма син,
кара түгел,
Зәңгәр дулкын кага аның
ярларына.
Дулкыннарны куып йөргән
шаян җилләр
Көй оталар мәңге тынмас
җырларына.
Караидел, һич кенә дә
кара түгел,
Дулкын булып чайкаламы
безнең язмыш?
Кыяларына ла басып,
җырлый-җырлый
Якты илем – Туган җирем,
сиңа багыш.
1977 ел

Радик Нуретдинның шәхси архивында табылган дәфтәрдән «Караидел – кара түгел» дип аталган шигырь...

Караидел елгасы буйлары. Филюс Шангареев фотасы.
Караидел елгасы буйлары. Филюс Шангареев фотасы.

Караидел, ышанма син,
кара түгел,
Зәңгәр дулкын кага аның
ярларына.
Дулкыннарны куып йөргән
шаян җилләр
Көй оталар мәңге тынмас
җырларына.
Караидел, һич кенә дә
кара түгел,
Дулкын булып чайкаламы
безнең язмыш?
Кыяларына ла басып,
җырлый-җырлый
Якты илем – Туган җирем,
сиңа багыш.

1977 ел