Фәүзия Бәйрәмовага...
Идел кебек күңелең киң,
Уйларың хәйран якты!
Шул яктыга тартылдым мин,
Көннәрем кара чакны.
Кара көннәр, гүя болыт,
Агылып үтте инде.
Күкрәк киреп җырлар чаклар
Безгә дә җитте инде.
Әйдә җырлыйк, утлы дустым,
Шатлыклыклар иңсен илгә.
Сиңа афәт килә калса,
Ышыклан минем иңгә.
Синең өчен калкан булып,
Калкынып каршы чыгам,
Утка керәм, суга төшәм,
Галәмгә сәфәр чыгам...
Халкым кебек, күңелең җор,
Сыгылма юк-бар җилгә.
Яшен булып яшьнәп калыйк,
Яшәгәч шушы җирдә.
1987 ел.