Туган илләрендә эш юк. Яшәү шартлары бик начар. Ә читтә бәхетле тормыш көтеп торадыр сыман...
«Бары тик читкә китеп кенә котылып булачак» дигән уй инде баш миләренә тәмам сеңгән дистәләгән кеше корабка утыра. Булган мал-мөлкәтләрен үзләре белән ала.
Диңгез уртасында бәлага тара болар. Корабларына су керә башлый. Бәхеткә, бер утрауга якынлашып килгән чаклары була. Бар өметләре – шунда чыгып котылып калу. Кеше аяк басмаган утрау булып чыга ул. Мең бәлалар белән шунда чыгып, исән калалар. Утраудагы җирне эшкәртеп, чәчү чәчәргә карар кылалар. Араларыннан берничә кеше утрауны әйләнеп, айкап чыгарга уйлый, һәм алтын табалар! Иптәшләре янына килеп, хәлне сөйлиләр. «Монда алтын гаҗәеп күп! Без бай булачакбыз!» – диләр. Халык бик сөенә бу хәбәргә. Җир эшкәртү кирәклеге онытыла. Барысы да алтын чыгару эшенә чума.
Бу эш белән артык мавыгып китеп, чәчү вакытын уздырып җибәрәләр. Шулай итеп, алтынга тиң вакытны чын алтынга әйләндереп куялар. Көннәр суыта башлый. Азык-төлек запасы да кимегәннән-кими. Тора-бара болар берәм-берәм ачтан үлә башлый. Һәр мәетне җыйган алтыны өстенә ташлый баралар...
Кайбер мөселманнар да шулай дөнья куа да дөнья куа. Ә ахирәт гамәлен «вакытым юк» дип гел киләчәккә калдыра. Гәрчә, ахирәттә урачак уңышны фани дөньяда яшәгәндә чәчәргә яки Аллаһ кушканча яшәргә кирәклеген белсә дә...