«Бурдан кала, уттан калмый», дигән мәкаль бар. Чынлап та, янгын аяусыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, йорт-җирсез калуың бик тиз. Вакытсыз өзелгән гомерләр белән тәмамланганнары да күп. Мисал эзләп, әллә кая мөрәҗәгать итәсе юк, үзебезнең райондагы янгын очракларына гына күз салсак та, чәчләр үрә торырлык. Бу мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында тикшерелде. - Көн кадагына куелган мәсьәлә зур борчу тудыра. Быелның ике аенда гына да 36 янгын чыкты. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк. Еш кына мунчада, газ колонкасы куелган фатирларда сөрем газы белән агуланулар турында ишетеп торабыз. Безгә бу хәлләргә анализ ясарга һәм профилактика белән бәйле сорауларны карарга кирәк, - дип утырышны ачты район башлыгы Айрат Хәйруллин. Тулы булмаган ике ай эчендә ике гомер вакытсыз өзелгән. 9 февральдә Кәләйдә 60 яшьлек ир-ат, 24 ендә Шевченко урамындагы күпфатирлы йортта 58 яшьлек хатын-кыз янгында һәлак була. МЧС Баш идарәс