Бүген Әлмәттә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан митинг һәм бәйрәм чарасы оештырылды.
Әфганстан, Чечня, Югославия, Сүриядәге канкоешлар илебез тарихына бик күп аналарның күз яше һәм туган җирләреннән еракта ятып калган егетләрнең каны белән язылган. Тыныч тормышта илен сакларга китеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан батыр ир-егетләрнең ачы язмышы ул. Илебез киңлекләрендә әлеге сугышлардан читтә калган бер генә төбәк тә юк. Әлмәт тә искәрмә түгел.
495 якташыбыз Әфганстан сугышында катнашып, шуларның 13 е туган йортларына цинк табутта кайткан.
Бу еллар тарихы һәйкәлләрдә генә түгел, йөрәкләрдә саклана. Якыныңны, дустыңны, газиз балаңны югалту ачысын берни белән дә чагыштырып булмый. Митинга җыелган әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, әти-әниләр, укучылар, студентлар кулындагы портретлардан япь-яшь йөзләр балкып тора.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында якташларыбызның батырлыгын билгеләп үтте һәм патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде.
“Анава” вокаль-инструменталь ансамбле һәм башкаларның чыгышлары күңел кылларын тибрәтерлек булды.
Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.
Безгә язылырга онытмагыз - https://zen.yandex.ru