Равия (исемен үзгәрттем) кисәк кенә дин юлына кереп китте. Намазга басты, хиҗап киде. Мондый кискен үзгәрешне ире һич тә кабул итә алмады. Мөнәсәбәтләре бик нык бозылды. Гаилә таркалыр дәрәҗәгә җитте. Бу хатынга “аерыл да, намазлы кешегә кияүгә чыгарсың” дип киңәш бирүчеләр дә табылган. Аерылыйммы икән әллә дигән уй кергән моңа. Миңа да шул сорауны бирде.
- Син әтиеңне яратасыңмы?
- Яратам... Бик тә яратам.
- Менә синең балаларың да әтиләрен шулай би-ик тә ярата, - дидем.
Аерылмаска, сабыр итәргә өндәгәнем истә. Тагын нәрсәләрдер сөйләштек, хәтерләмим. Әлеге хәлләр моннан ун ел чамасы элек булган иде. Аннан соң бу гаилә башка шәһәргә күчеп китте. Аралашу кимеде генә түгел, озак вакытка өзелде дә.
Менә күптән түгел күрештек. Аерылышмаганнарын ишетеп белә идем. Ә менә ире намазга басуын, намазга бик әһәмият бирүен Равия үзе сөйләде. Ире “син мине шушы юлга керттең, синең белән яшәү мине шулкадәр үзгәртте” дип гел рәхмәт әйтә икән.
Бәхет баскан боларны дип уйлыйсызмы? Юк. Равия үзен бәхетле санамый. Гомерем иремне үзгәртергә тырышып үтте ди. Ардым, алҗыдым, ди. Бер кочак проблемасы булуын сөйләде. Кыскасы, дөньяның бер бәхетсезе диярсең.
- Ачуланма яме, турысын әйтәм, кысыр хәсрәтләр белән яшисең икән син. Ирең бар, балаларың тәрбияле, йорт-җирегез җиткән. Өегездә - ислам дине. Сынаулар дөньясында яшәгәнебезне әйтеп торасы юк инде сиңа. Үзең дә беләсең. Менә сора үзеңнән: синең сынавың нинди??? Кемдер ялгызлык белән, кемдер баласызлык белән, кемдер тагын әллә ниләр белән сынала... Үзәк өзгеч хәсрәткә төшкән - балаларын күмгән кешеләрдән оялырга кирәк безгә... - дидем.