– Бала белән кайчак төнге 12ләргә кадәр дәрес әзерлибез. Уйнарга вакыты да калмый. Өй эшләре күп, барысын да җиренә җиткереп эшләтәсе килә. Уен мөһим дисәләр дә, тормышта белем кирәгрәк. Мәгълүм әкияттәгечә, чикерткә дә җәйне “җырлап” уздыра да, кыш җиткәч, ризык сорарга кырмыска янына килә... Шулай булмасын инде. Бала тырышып укысын. Уку – төп эше аның.
Укытучылар да ата-аналар җыелышында моны еш искә төшерә. Күрәмсең, гел кабатлый торгач, җәмгыятьтә дә “тамыр җибәргән” әлеге фикер. Бу очракта уенга игътибар кими дип түгел, баланың уйнарга вакыты калмый дип әйтү дөресрәк булыр. Гәрчә, ул бик әһәмиятле “эш” булса да. Аның әһәмиятен ислам галимнәре дә ассызыклый. Әгәр баланы уеннан тыеп, күбрәк укырга мәҗбүр итсәләр, бу гамәл аның шәфкатьлелек хисен дә, гыйлем алырга теләген дә юкка чыгарырга мөмкин, диләр.
Балаларның, гадәттә, көндәлек эшләре билгеләнгән була: мәктәпкә бара, кайткач дәрес әзерли һ.б. Бу эшләр арасында һәрчак уенга вакыт бүленергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Йә Габдулла ибн Гамр, тәнеңнең дә, гаиләңнең дә сиңа хакы бар, аларга үз хакларын бир”, – дигән. Шуңа уку уен өлешенә, ә уен уку өлешенә керә алмый. Динебез өйрәткәнчә, һәрнәрсәнең үз вакыты, урыны һәм чамасы булырга тиеш.
Мөхәммәд (с.г.с.)нең балалар уенына игътибар бирүен дәлилләгән кыйсса-риваятьләр күп.
Бервакыт дус кызлары, Гайшә (р.г.) белән курчаклы уйнаганда Пәйгамбәребез (с.г.с.) килүен күреп, кайсы кая качалар. Шунда ул аларны чакырып китереп, уеннарын дәвам итәргә куша. Шулай ук җир, балчык белән уйнаучы балалар яныннан үтеп барганда, сәхабәләр сабыйларны бу уеннан тыя башлый, әмма Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Тимәгез аларга, уйнасыннар. Дөреслектә, җир балалар өчен чын рәхәтлек бирүче юаныч ул”, – дигән. Ком, балчык белән уйнау, яңгыр яугач пычрак ерып йөрү балаларның бик тә яраткан шөгыле һәм аларны бу гамәлдән тыярга кирәкми, киресенчә, күңел канәгатьлеге алсыннар өчен, уенның бу төрен дә рөхсәт итәргә кирәк, дип саный ислам галимнәре. Чөнки һәвәслеген, кызыксынуын тыйсалар, бала күңеле рәнҗеп, йомылып кала, рәхәтлек алмый. Бала хәрам саналмаган уенны уйнарга һәм аннан тәм табарга тиеш.
Бер әти кеше: “Мин баламны намуслылык, вөжданлылык идеалы итеп тәрбиялисем килә”, – дигәч, аңа: “Уенны куллан, ул – максатка ирешү юлында төп корал”, – дип киңәш бирәләр.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: “Җитез, тере, хәрәкәтчән, аралашучан булуы баланың, үскәч, шәфкатлелек хисен арттыра”, – дигән. Бу хәдистән бала өчен уенның нинди зур әһәмияткә ия булуы аңлашыла. Аңа туктаусыз хәрәкәтләнү, йөгерү, гомумән, тиктормау инстинкты салынган. Безгә, өлкәннәргә, шушы инстинктка дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.
Табигыйннардан булган ислам галиме Урва ибн әз-Зөбәер: “Әй балаларым, уйнагыз! Чынлыкта, намуслы булырга омтылыш уеннан соң килә”, – дигән.
Ислам динендә уен хуплана, ул Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сөннәте санала. Шуңа ислам тәрбиясенә өстенлек биргән ата-аналар Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең: “Балалары булган кеше, алар белән уйнасын”, – дигән сүзләрен онытмасын һәм, Мөхәммәд (с.г.с.) кебек, җае чыкканда балалары белән рәхәтләнеп уйнасын, аларның күңелен күрсен иде.