Нурислам хәзрәт ИБРАҺИМның "Дога китабы"ннан өзекләр (дәвамы). Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога Фәкыйрьлек ислам диненең яратмаган, аңа каршы көрәшкән күренешедер. Шуның өчен мөселман, ризык һәм мәгыйшәтен хәләлдән табу өчен, көн-төн тырышырга тиеш. Әлбәттә, Аллаһыга дога кылып ялварырга, бу начар халәттән үзен коткаруны сорарга беркайчан да онытмаска кирәк. Фәкыйрь булган кешегә ястү намазыннан соң түбәндәге доганы самими күңел белән укырга, күңеленнән теләгәнен дә әйтергә мөмкин. "Бисмилләәһи галәә нәфсии вә мәәлии вә диинии. Әллааһүммә раддыйнии бикадаа-икә вә бәәрик лии фиимәә куддира лии хәттәә ләә үхиббә тәгъҗиилә мәә әххартә вә ләә тәэхира мәә гаҗҗәлтә". (Үзем, малым һәм динем турында Аллаһының исеме белән сөйләрмен. Аллаһыым! Тәкъдир һәм хөкемеңә мине риза кыл, миңа тәкъдир ителгән нәрсәләрне бәрәкәтләндер. Шулай ки, соңга калдырганыңны хәзер бир, хәзер бирәчәгеңне соңга калдырма). Мул ризык сорап укыла торган дога "Хәшер" сүрәсенең соңгы аятьләре булган "Ләү әң