Найти тему
Войти
Әтнә таңы - Новости
160 подписчиков
Подписаться
Бүгенгенең кадерен ник белмибез?
5 февраля 2019
5 фев 2019
45
Бүгенгенең кадерен ник белмибез? Чабыш аты сыман чабабыз. Иртән кояш белән чыгып китеп, Кичкә өйгә кайтып авабыз. Тормыш мәшәкатен сылтау итеп, Бернигә дә вакыт тапмыйбыз... Иртән кояш... кичен йолдыз күрми Көн дә башны иеп атлыйбыз. Ачу чыкса усал үпкәлибез, Гафу сорап тормый... уздырып, Кайчак атна буе сөйләшмибез Горур булып калып, тузынып. Ә бит гомер уза... туктап тормый Кояш чыга... яна йолдыз да... Тик без генә вакыт табалмыйбыз Янган йолдызларны санарга. Булганнарның кадерен белер өчен Югалтырга ахры кирәктер... Тик югалткач инде соң буласын Кемнәр төшендерер, өйрәтер!? Гөлфия ШИҺАПОВА, Олы Әтнә авылы

4