Бәхтияр авылында берәүләрнең Гайнетдин һәм Гыйльметдин исемле балалары була.
Физик яктан сау-сәламәт, төптән таза егетләр булып үсеп җитәләр. Үзләренең җил тегермәннәре булып. Тирә-күрше авылларга тегермән тарттырып бирәләр, шул сәбәпле мул тормышта яшиләр.
Буйга җитеп гаилә корыр чаклары җитә. Гайнетдинга кияүгә чыгарга теләүче кызлар күп була. Ә менә узган гасыр башында еш кабатланып торган кызамык, тиф, чәчәк авыртуларының кайсысындыр эләктереп каты авырган Гыйльметдин шадра булып кала, каһәр! Өйләнергә теләк бар, тик авыл кызлары шадра егеткә кияүгә чыгарга ашкынып тормыйлар.
Симетбашы авылындагы туганнары ярдәмгә киләләр. Шул авылдагы буй җиткән, ярлырак гаиләдә үскәнгә яшьтәш кызлар белән артык аралашмаган, әмма “бер кашык су белән йотып җибәрерлек” Һәдия атлы кызны ярәшәләр Гыйльметдинга. Ул вакытта еш кабатлана торган ысулдан файдаланалар. Кияү егетен Һәдия яшәгән урамнан әйләндереп узалар. Һәдия булачак хәләл җефетен тәрәзә аша күзәтеп тора, гашыйк була – матур итеп гаилә ко