4 февраль көнне кич белән район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында халыкка хезмәт күрсәтә торган барлык оешма җитәкчеләре белән Түнтәр авылында халык җыены булачак, дигән хәбәр алу белән юлга чыктык. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, район Пенсия фонды, район үзәк хастаханә, район эчке эшләр бүлеге, район мәгариф идарәсе, район мәдәният бүлеге, авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район милек һәм җир мәсьәләләре палатасы, район төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык буенча бүлек җитәкчеләре залга кереп урын алгач, килә торган халыкка урын калырмы, дип шикләнгән идек, борчылулар юкка булды. 164 хужалыгы булган, 554 кеше яшәгән авылда җыенда күп булса, 50 кеше катнашкандыр. Менә дигән итеп ремонтланган урта мәктәбе, балалар бакчасы, Президент программасы буенча сафка баскан өр-яӊа мәдәният йорты булган авыл халкы район җитәкчелегеннән инде сорар әйбер калмады, җыелышка барып тормасаӊ да була, дип уйлагандыр. Ә бәлки халыкка җыен турында әйтү дә җитмәгәндер?! Ничек кенә бу