Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Улы карт әнисеннән котылырга теләгән (гыйбрәтле кыйсса)

Оглавление

1нче кыйсса

Ана гаме

Улы карт әнисеннән котылырга теләгән. Анасын аркасына күтәргән дә, шунда үләр дип, бер тауга илтеп куярга уйлаган. Юл шактый озын, зур бер урман аша үтәсе икән. Менә алар тау янына килеп җиткән. Бу кеше әнисен шунда калдырган да кайтыр юлга чыккан. Бераз киткәч, кая барырга белмичә, аптырап калган. Әнисе, улының юлны тапмый торуын күреп:

– Улым, син кайтканда адашырсың дип куркып, килгәндә юлга йә агач ботагын, йә яфракларын ташлап килгән идем. Шул эздән тайпылмасаң, исән-сау кайтып җитәрсең, – дигән, гадәттәгечә, ягымлы тавыш белән.

Улының күңеле тулган, күзләренә яшь килгән. Шуннан соң ул әнисен кире җилкәсенә күтәргән дә өенә алып кайткан.

2нче кыйсса

Дүртенче алма

Беренче сыйныфта укучы баладан укытучысы сорый:

– Мин сиңа алма, алма, алма бирсәм, синдә алар ничә була?

– Дүрт.

Укытучы соравын кабатлый да, яхшылап уйла, ди.

Укучы тагын:

– Дүрт, – дип җавап бирә.

Укытучы алманы әфлисунга алыштырып карый.

– Әгәр мин сиңа әфлисун, әфлисун, әфлисун бирсәм, синдә алар ничәү була?

Укучы озак уйлап тормыйча:

– Өч, – ди.

Укытучы соравын кабатлый, бала “өч” дип җавап бирә. Шуннан соң:

– Алманы да өч тапкыр әйттем, ә син гел дүрт дип җавап бирдең.

Бала куркып кына:

Минем сумкамда бер алма бар иде бит инде... – ди.

Я.С. Бу кыйссаның мәгънәсе шуннан гыйбарәт: кеше хакында "ялгыша бу" дип уйларга ашыкма, бәлки аның син башыңа да китермәгән дәлиле бардыр. Үзенең дөреслеген расларлык.