Ислам дине күңел төшенкелегенә бирелмәскә чакыра. Аллаһ Тәгалә адәм баласын җиргә хәлифә яки патша итеп кылган һәм әйткән: “Ул (Аллаһ) үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыгызның яхшырак гамәлле икәнен белмәк өчен...” (Мүлек сүрәсе, 2нче аять). Динебез аңлатканча, кешегә сынаулар рухын “сындырыр” өчен түгел, киресенчә, ныгытыр өчен бирелә. Дин белгече Хәсән Басри да: “Бәла-казалардан, хәсрәт-сагышлардан дәрес ала белүче генә зирәклеккә ирешә”, – дигән. Кешенең характеры төрле проблемаларга очраса гына ныгый, дөресрәге, ныгырга тиеш. Хикмәт ияләре әйтүенчә, тормыш ул вакыйгалардан түгел, ә шул вакыйгаларга булган мөнәсәбәттән тора. Бер үк хәлгә, мәсәлән, кемнеңдер синнән ярдәм соравына: “Ул мине үзенә кирәктә генә исенә төшерә”, – дип тә, “Мине кешеләрнең хәҗәтләре үтәлүенә сәбәпче иткән Аллаһка мактаулар булсын”, – дип тә әйтеп була, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.с) : “Аллаһ каршында иң сөекле кеше – адәм балаларына иң күп файда китерүче”, – ди