Район советында узган Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенеӊ чираттагы утырышында, Магнитогорск шәһәрендә күпкатлы торак йортта шартлау булганнан соӊ, районда мондый авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган очракларны булдырмау юнәлешендә җитди сөйләшү булды. Район зур булмаса да, авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган юнәлешләр күп. Шундый өлкәләрнеӊ берсе – оешмаларда һәм хуҗалыкларда табигый газ куллану. Хәзерге көндә «Балтач газы» идарәсе күзәтчелек итә торган 10778 газ куллана торган объект бар, шуныӊ 9749 газ яга торган шәхси хужалыклар, дип башлады үзенеӊ сүзен бу оешма җитәкчесе Наил Сафин. Барлык өйләрдә ягулык сезоны башланыр алдыннан һәм барышында газ приборларына техник карау үткәрелә. Бу график нигезендә алып барыла. Әгәр дә ниндидер газ чыгу фактлары була икән, тәүлек буе кизү торучы дежур группа бар, алар хәбәр алынуга урыннарга чыгалар. Янгын очраклары булганда, кичекмәстән, газ килүне туктату каралган һәм бу шулай эшләнә дә. Газ бүленгеч пунктларны һәм газүткә