ТР буенча муниципаль берәмлекләр арасында игълан ителгән “Иң яхшы Яңа ел бәйрәме һәм иң матур бизәлеш” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Административ үзәкләре авыл торак пунктлары булган муниципаль районнар арасында Мөслим районы икенче урынга лаек булды һәм 500 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. “Биш зона төркемендә авыл җирлекләрендә иң яхшы үзәк чыршыны бизәү һәм Яңа ел бәйрәмен үткәрү номинациясендә” төньяк-көнчыгыш зонада Рус Шуган авыл җирлеге икенче урынны алды һәм 200 мең сумлык премия белән бүләкләнде.