Башлангыч мәктәп, балалар бакчасын үз эченә алган бинаныӊ төзелүен борнаклылар озак көттеләр. Моннан егерме еллар элек хыяллана башлаган бу искиткеч белем учагы көткәннән дә матурырак килеп чыкты бугай. Әмма төзелеш вакытында җибәрелгән җитешсезлекләр тора-бара зурга әйләнеп, төзәтеп булмаслыкка әверелергә мөмкин. Шушыларны кисәтү йөзеннән, район башлыгы карары буенча төзелгән комиссия һәм район иҗтимагый Совет вәкилләре бу бинада булып, һәр бүлмәне яӊадан күздән үткәрделәр, нинди моӊ-зарлар булуын белештеләр. Ә алар, дөрестән дә, бар. Мәсәлән, кайбер бүлмәләрдә асылмалы түшәмнәрнеӊ плиткалары пычрак, араларында кителгәннәре дә бар. Сыйныфларда язу такталары ныклап беркетүне таләп итә, югыйсә, укучылар өстенә төшәргә мөмкин. Ишекләр инде киӊ ачылып, стеналарга зыян сала башлаган, аларга чикләгечләр куярга күптән вакыт. Идәннәрдәге плинтусларны да яӊадан беркетеп чыгу зыян итмәс, бер-ике ай эчендә алар шушындый халәткә килгәч, берничә елдан соӊ нәрсә булыр, дигән сорау туа. Берничә б