Тормыш сынауларына бирешмәгән, күңелендәге назны-нурны саклап кала белгән Нурияне якыннары юкка гына чәчәккә тиңләп, “Чәчәк апа” дими. Норма авылында яшәүче Нурия апаны аңа кадәр дә күреп белә идем. Биш еллап элек үзе белән чын-чыннан танышырга туры килде. Кайда дисезме? Хастаханәдә. “Сукыр” эчәгесенә операция ясаткан кызы Гөлназның хәлен белергә килгән иде ул. Йөзендә елмаю-нур балкып торган, татар әбиләренә хас пөхтәлек белән киенгән әбиебез, палата ишеген ачуга, барыбызның игътибарын үзенә җәлеп итте.
– Әнисе юкмы әллә бу кызның дип уйламасыннар дип килдем әле менә, – дип, шау-гөр килеп керде ул. Әйтерсең, сүз биш яшьлек бала турында бара! Һич кенә дә бүген инде үзе бала үстерүче урта яшьләрдәге ханым турында түгел. Әниләр өчен без ничә яшьтә дә бала булып калуга тагын бер мисал бу кадәресе. Гөр-гөр килеп, кызының хәлен белде, “алай итмә-болай эшләмә” дип әниләрчә киңәшләрен бирде дә, Нурия апа кайтып китте. Бераз хәлләнгәч, әнисенең гыйбрәтле язмышы турында кызы Гөлназ сөйләгән