Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Җир тетрәү вакытында үлчәү барлыкка килгән

«Коткару» Халыкара ислам оешмасы чыгарган «Существование Аллаха» дигән аудио-кассета буләк иткәннәр иде. Шул кассетадан бер өзек — фән докторы белән дин галиме арасындагы әңгәмә.

Исламабад шәһәрендә «Коръән һәм сөннәтне үз эченә алган фәнни галәмәтләрнең проблемалары турында» дигән темага конференция булып үткән иде. Шул конференция вакытында миңа Роберт исемле профессор белән очрашырга туры килде. Ул җитәкчелек иткән институт космик күзәтү системасын эшләгән, җирнең һава сүрүеннән тышкы ягын күзәтүче дөньядагы иң эре станцияне төзегән. Шундый дәрәҗәле институт белән идарә иткән кешенең дөньяга карашында иманга килергә әйдәгән фикерләр дә чагылып китәргә тиеш бит инде. Мин тәрҗемәчедән: «Без аны ислам диненә чакырырга телибез» дидем. Доктор Роберт каршы килгән, мин бөтен диннәргә дә бертигез ышанам дигән. Шулай да, бик үтенеп сорагач, ул әңгәмә корырга ризалык бирде.

- Доктор Роберт, юклык (не- бытие) берәр нәрсә яралта аламы?

- Юк.

- Ә үсемлекләр?

- Юк. Үсемлекләрне утыртырга кирәк һәм алар билгеле бер вакытка кадәр генә яши. Әлбәттә, йөз ел элек тә шундый ук үсемлекләр булган, әмма алар бүген үсеп утырган үсемлекләр түгел. Җирдә бер кеше дә яшәмәгән вакыт та булган. Кайчандыр бернинди таулар да, һава да, ком да, елга-диңгезләр дә булмаган. Болар хакында без тарихтан укып беләбез. Алар чынлап та булмаган, әмма соңыннан барлыкка килгәннәр.

- Менә сез юклык бернәрсә дә барлыкка китерми, дидегез.

- Әйе, мин нәкъ шулай дип әйттем.

- Алайса, шушы булмаган әйберләрне кем бар иткән соң? Димәк, аларның яратучысы бар.

- Әйе, дөрес. Аларның яратучысы бар.

- Кем?

- Табигать.

- Ясаган әйберенә карап без ясаучының кайбер сыйфатларын белә алабызмы? Мәсәлән, микрофонны алыйк. Кеше аны металлдан ясаган. Аңа конус формасы биргән, үткәргеч чыбык беркеткән. Димәк, ясаучы электр барлыгын белгән. Әгәр микрофонның эчен ачып карасак, ясаучының сыйфатларын һәм сәләтләрен күрсәтүче күп дәлилләрне табарбыз. Дөресме?

- Дөрес.

- Шул рәвешле без Аллаһы Тәгалә яраткан әйберләр турында да фикер йөртик. Менә кеше тәненең температурасы һәрвакыт 37 градуска якын. Шулай бит. Җәй көне эсселек 45 градуска җитсә дә, кышын нульдән түбән төшсә дә, тән температурасы даими рәвештә 37 чамасы кала. Димәк, кеше тәнендә термометр бар һәм ул тигезлек саклап тора. Эсселек көчәйгәндә тән суынсын һәм температура 37 градус торсын өчен тир барлыкка килә. Әгәр салкында тән температурасы төшә башласа, ризык белән кергән энергия хәрәкәткә килә. Сезнеңчә, мондый термометр бармы һәм ул даими рәвештә тәэсир итәме?

- Әйе.

- Ә кайчан куелган ул термометр?

- Мин яратылган вакытта.

- Сезнеңчә бу термометрны барлыкка китерүче зат зирәкме?

Шунда ул башын тотты. Ничек инде?! Әгәр зирәк дисә, Аллаһка иман китергән була бит. Ул:

- Юк, зирәк түгел, - диде.

- Ничек инде алай? Ә бу хикмәтне, камиллекне ничек аңлатасыз?

- Болар очраклылык кына.

Гадәттә мондый кешеләрне ышанмаучылар диләр. Чөнки алар дөреслекне яшерә. Мин теманы дәвам итәргә булдым.

- Сез кеше тәнендә шикәр үлчәгеч барлыгын беләсезме? Канда шикәр билгеле бер пропорциядә торсын өчен кирәк ул. Чөнки шикәр микъдары артса яки кимесә кеше авырый башлый. Әгәр без ашамасак, ачыгу тойгысы сизәбез. Организмга су җитми икән, сусау барлыкка килә. Бу хикмәтләрне күзәткәннән соң кешедә бөтен нәрсә билгеле бер чамага нигезләнгәнлеген аңлыйбыз. Алар акылга муафыйк чикләр, шулай бит? Димәк, мондый чикне билгеләүче зат бик тәҗрибәле. Ул зирәк һәм галим.

Менә тагын бер мисал китерәм. һавада кислород барлыгын беләбез һәм аңа туктаусыз углекислый газ кереп тора. Без кислородны даими куллансак та, ул кимеми.

- Әйе, андый баланс бар.

- Ә кем билгели ул балансны?

- Очраклылык.

- Кояш, йолдызлар, планеталар һәркайсы камиллек һәм төгәллек белән хәрәкәт итә. Менә Айны гына алыйк. Җир аны үзенә тартып алмасын өчен, җиргә якынайганда ул үзенең әйләнү тизлеген арттыра. Галәмдә һәрнәрсә төгәл, без аны исәпли дә алабыз. Мәсәлән, Айның йөз яки мең елдан соң кайда һәм нинди халәттә булачагын да белә алабыз. Бу төгәллекне, камиллекне күрсәтмимени?

- Әйе.

- Ә ул законнарны кем билгеләгән соң?

-Очраклылык.

-Нәрсә соң ул очраклылык? Әгәр күзләребез үз урыннарында икән, бу да очраклылыкмы? Баш сөягендә алар өчен махсус уем булуы да очраклылыкмы? Күзләргә кан тамырлары, артерияләр килүе дә очраклылыкмы? Астан да, өстән дә күз кабаклары булуы да очраклылыкмы? Нерв системасы булу да очраклылыкмы? Ике кулыбыз булып, аларның ике ян-якта урнашуы да очраклылыкмы? Ә бит алар икесе дә бер якта урнашырга мөмкин иде. Йөрәгебез, үпкәләребез булу да очраклылыкмы? Нәрсә, син үзең дә очраклылыкмы? һәм синең кебек миллионлаган, миллиардлаган башка кешеләр дә, бөтен нәрсә очраклылыкмы?

Электрон һәм протон идарә ителә. Алар белән закон идарә итәме, әллә очраклылыкмы? Әллә аны очраклылык дип аталучы закон дияргәме? Дөньяда атомнан башлап... бөтен нәрсә җайга, тәртипкә салынган бит. Миңа каты матдәләр законы белән идарә ителмәүче берәр әйберне күрсәтегез әле.

...Икенче көнне без сөйләшүне дәвам иттек. Мин:

- Әңгәмәбезне башлаганчы мин сезгә бер яңалык әйтергә телим, - дидем. - Безнең илдә җир тетрәү булып үтте.

Профессорның йөзендә кайгы уртаклашу хисләре чалымланды.

- Җир тетрәү вакытында гаҗәп бер хәл булган. Бер тимер таяк һавага очып киткән дә, кадакка төшеп ике өлешкә бүленгән. Нәкъ тип-тигез ике өлешкә.

- Шуннан.

- Моннан тыш, анда металл ябыштыргыч эретмә булып, ул да һавага очып киткән һәм таякның ике башына да түгелгән.

- Шуннан нәрсә?

- Анда ике тимер савыт булып, алар да һавага очып киткән һәм таякның баш-башына килеп ябышканнар һәм үлчәү барлыкка килгән.

Профессор миңа гаҗәпләнеп карады да:

- Нәрсә сөйлисең син? Ничек инде җир тетрәү үлчәү барлыкка китерсен, - диде.

- Сабыр итегез, мин әле иң кызыгына җитмәдем. Эш шунда ки, бу автомат үлчәү икән.

Ул гаҗәпләнеп.

- Ничек?! - диде.

- Әгәр үлчәүнең бер ягына бер килограмм авырлыктагы әйбер салсаң, ул тигезләү өчен үзеннән-үзе тагын бер килограмм әйбер эзли башлый. Әгәр шул бер килодан чиреген алсак, ул үзеннән-үзе икенче тәлинкәдәге әйберне чиреккә киметә. Чөнки аңа тигезлекне сакларга кирәк. Сабыр итегез, бөтенесен әйтеп бетермәдем әле. Тагын да кызыгы - ул үлчәү даими эшли.

Профессор тагын да гаҗәпләнеп:

- Нәрсә сөйлисең син? - диде.

Мин аңа:

- Очраклылык, доктор, - дидем.

Ул шаркылдап көлеп җибәрде.

Аның үз-үзеннән көлүдән башка чарасы калмаган иде.

Әгәр дөньядагы бөек кешеләрдән, күренекле җитәкчеләрдән «сез хикмәт белән яратылганмы?» дип сорасак, «юк, бөтен нәрсә дә очраклы рәвештә барлыкка килгән» диячәкләр. Болай фикер йөртү ахыр чиктә кяферлеккә китерә. Дөньядагы иң надан кеше шул: аның инде тормышы бетеп бара, ә үл әле һаман да тормышының ни өчен башланганын аңламый.