Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога

Оглавление

Иртән иртүк тору яки кирәк булган сәгатьләрдә уяну өчен

Өч мәртәбә "Аятел-Көрси" укыганнан соң өч мәртәбә Кәүсәр сүрәсе укылыр. Аның артыннан түбәндәге доганы укырга кирәк:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүм. Әллааһүммә сәһһир гайнии вә нәввир кальбии вәдфәгъ ганнии кәсратән-нәүми вә гыйльзатәл-кальби".

(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән. Аны йокы да, йокымсырау да алмый. Аллаһым! Күзләремне уяндыр, йөрәгемне, күңелемне яктырт, миңа йокыны күп бирмә, гафләттән коткар, Аллаһым!)

Өйдән чыкканда укыла торган догаларның берсе

"Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".

(Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырыл­дым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)

Өйдән чыкканда: "Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла", — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.

Эш урыннарына килеп кергәндә укыла торган дога

"Әллааһүммә йәә мүфәттихәл-әбвәәб. Ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммәрзукънәә ризкан хәләәлән таййибән вә ризкан вәәсиган, бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Вә әнтә хайрур-раазикыйин."

(Әй, ишекләрне ачкан Аллаһым! Безгә хәерле ишекләрне ач. Аллаһым! Безгә хәләл һәм пакь ризыкларны ихсан әйлә, ризыгыбызны киңәйт, әй мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе! Ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе — Син).

Н.Ибраһимның "Дога китабы"ннан.

(Дәвамы бар)