Мин татар диеп кенә Милләтне саклап булмый. Гамәлең белән дә аны расларга кирәк. Мин үзем бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә эшли алдым дип саныйм.
27 еллык иҗат дәверемдә мин Рәсәйнең төрле өлкәләрендә(Татарстан, Башкортостан, Коми, Удмуртия, Чувашстан, Мордовия , Бурят Республикалары, Пермь крае, Түбән Новгород, Рязань, Пенза, Сембер, Ырымбур, Төмән, Свердлау, Иркутски, Киров, Томски, Омски,Сарытау, Курган, Чиләбе өлкәләре), яшәгән милләттәшләремә таратыр, бүләк итәр өчен сумка-сумка китап ташыдым. Китап кибетләрендә кечкенә җыр китапларын, татар җырчыларының фотолары куелган, алар турында язылган открытка-календарьларны мин генә күпләп алып бетердем бугай. Концерт-очрашулар, туй, юбилейлар вакытында татар телендә китап бүләк иткәч сөенгәннәрен күрсәгез икән ул.
Татарстанның барча мәктәпләрендә тәрбия чарасы буларак махсус очрашулар үткәрдем, алар 10 елдан артык уздырылды.(Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгында расланган үземнең махсүс программам, ул Татарстан Министрлар кабинеты карары нигезендә эшләнгән). Балаларга шул чаралар вакытында бүләк ителгән китаплар мине еллар узгач та әле эзләп таба килә. Интернеттамы, шалтыратыпмы, очрашыпмы моннан 15-17 ел элек шул мин биргән китапның яңа хуҗалары мине сөендерәләр. Алар инде үзләре зурлар, тормышта да үз юлларын тапкан хөрмәтле шәхес булып формаларшканнар. Димәк, минем китап бүләк итүемнең нәтиҗәсе бар.
Китап бирергә, китап таратырга тырышыгыз, игелек орлыклары чәчү бу . Ул һичшиксез тамыр җибәрәчәк. Чөньки аның туфрагы уңдырышлы.