Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Чын кешеме син, кардәш?

Нурислам хәзрәт ИБРАҺИМның "Дога китабы"ннан өзекләр (дәвамы)

1. Дога кешеләрне бер иш бәла һәм афәтләрдән коткарыр.

2. Дога кылган кеше Аллаһыга ялвара-ялвара Аның яраткан бер колына әверелер.

Аңа сөекле кол булудан да югарырак дәрәҗә табылмас. Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре, фәлән колым самими рәвештә күз яше түгә дип, бу кешенең исемен авызга алуы — ул кеше өчен дөньядагы дәрәҗәләрнең иң өстене.

3. ЧЫН КЕШЕ БАЙ, КҮҢЕЛЕ ШАТ ҺӘМ ЭШЕ ЯХШЫ БАРГАНДА ДА АЛЛАҺНЫ ХӘТЕРЛӘП ДОГА КЫЛА.

Шундый рәхәт вакытларында дога кылган, ялварып күз яше түккән, таң вакыт­ларында кошлар белән бергә Аллаһыны зикер һәм тәсбих иткән кешеләргә Аллаһы Тәгалә кайгылы һәм авыр минутларында ярдәм кулын сузар. Кайчак шундый хәлләр дә була. Юл казасына эләгеп, тимер тавы хәленә килгән автомобиль яки автобус эченнән борыны да канамаган кешеләр чыга. Чөнки тимер тавы эченнән җанлы инсанның исән чыгуы мөмкин түгел. Мондый казалардан исән-имин калуга кайбер хәерле эшләрнең, самими догаларның сәбәпче булуын кем инкарь итә алыр?

4. Шатлыклы вакытларда эшләнгән изгелекләр һәм кылган догалар кешегә авыр минутларында җиңеллек китерер.

5. Дога кылган кеше шайтанга хас булган фикерләрдән ераклашыр һәм аның тирә-ягына фәрештәләр җыелыр.

Нәтиҗәдә фәрештәләр дә аның өчен дога кыла башлар. Шулай итеп, дога колның рәхмәт вә бәрәкәт эчендә яшәвенә сәбәп булыр.

6. Дога адәм баласын кеше булырга өйрәтер.

Эшләре яхшы барганда Аллаһыны исенә төшермәгән, әйтерсең лә башка бер дөньяда яшәгән кебек үзләрен хис иткән кешеләр, эшләренең рәте киткәч, Аллаһыны хәтерләп, үзләренең никадәр көчсез икәнлекләрен исләренә төшерерләр.

7.Дога һәм гыйбадәт кешене башка җанлы барлыклардан аерган иң зур үзенчәлектер.

Ахирәттә бәхетле бер хәяттә яшәү бары тик бу дөньяда кылынган гыйбадәт һәм догалар белән генә мөмкин булачак. Аллаһының ризасы Аңа чын йөрәктән кылынган догалар белән генә ирешелер. Аның ризасын табудан соң мал-мөлкәтнең һәм бу дөньяның тагын нинди әһәмияте калсын. Дога ризыкның киңәюенә, саулыкның артуына, гомернең бәрәкәтле булуына сәбәпче булыр.

8. Дога кылу кайбер бәла-казаларны булдырмый калыр.

Бохари риваятендәге бер хәдистә: "Ата-анага изгелек эшләү гомерне озайтыр, ялган — ризык­ны киметер. Дога исә бәла-казаларны булдырмый калыр", — дип әйтелә.

9. Дога кабул булса да, булмаса да савап китерер.

Доганың кабул булуының берничә шарты һәм хикмәтләре бар. Ләкин без үзебезгә билгеле булган шартларны җиренә җиткереп үтәдек дип уйласак, без белмәгән шартлар һәм хикмәтләр аркасында догабыз кабул булмаска да мөмкин. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Кол дога кылыр, әгәр догасы кабул булмаса, аның урынына бер савап язылыр", — дигән.

Догада булыйк, мөселман кардәшләр!

(Дәвамы бар)

(Теманың башы): https://zen.yandex.ru/media/id/5ab6590fa86731c03852ba7f/irtn-irtk-toru-chen-ukyla-torgan-doga-5c4c8d13e8ec5800ad624953