Аллаһы Тәгалә без – татарларның ни өчен Ватансыз калуыбыз хакында менә шулай аңлата:
“Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кебек дөньяда бәгъзе залим каумне икенче залим каумгә ирекле кылырбыз Аллаһыга карышып азгынлыкны кәсеп иткәннәре өчен (6. 129.).
Әйе, бабаларыбыз дошман файдасына сүз йөртеп, үзара бер-берсенә золым итеп, туры Аллаһ юлыннан тайпыла башлагач, Аллаһ Раббыбыз Үзенең рәхмәтеннән мәхрүм итеп, залимнәрне безгә баш итте һәм без Ватаныбызны югалттык.
Бүген без бәйсезлек, азатлык, ирекле Ватан турында сөйләшергә яратабыз, әмма Аллаһы Тәгалә безгә болай ди:
“Хакыйкатьтә, Аллаһ бер каумнең хәлен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы. Һәм, әгәр Аллаһ бер каумгә зарар бирергә теләсә, ул зарардан аларны арындыручы булмас. Аллаһыдан башка аларга ярдәм итүче зат юк”. (13. 11.)
Әйе, без шуны катгый төстә аңларга тиешбез, җәмәгать, Аллаһы Раббыбыздан башка ярдәм итүче зат юк безгә. Шуның өчен, әгәр без асыл Ватаныбызны кайтарасыбыз, ирекле илдә яшисебез килә икән, безгә Хак Тәгалә киңәш итеп әйтә:
“Барчагыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылышмагыз. Аллаһының сезгә биргән рәхмәтен хәтерләгез, кайчандыр бер-берегезгә дошман идегез, Аллаһының рәхмәте белән бер-берегезгә туган булдыгыз. Сез ут упкыны янына килеп җиткән идегез, һәм Ул сезне коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә Үзенең аятьләрен ачык аңлата – бәлки сез туры юлдан барырсыз”. (3. 103.)
Әйе, бабаларыбыз ислам диненә кайтканчы бик таркау яшәгән иделәр, 922 елда (дәүләт дәрәҗәсендә) берләшеп Аллаһының арканына ныгытып ябышкач, алар иң алга киткән илләрнең берсенә әверелгән иделәр. Аларга бернинди дошман да зарар китерә алмады. Аллаһының туры юлыннан тайпыла башлагач, залим каумнең колына әверелделәр һәм хәзер без – аларның варислары да шуны аңламыйча яшәвебезне дәвам итәбез.
Кызганыч, халкыбызны берләшергә чакырырга тиешле имамнарыбыз да, үзләренә ияргән халыкны утка чакыру белән мәшгульләр. Алар турында да Аллаһы безгә хәбәр биреп әйтә: “Без аларны дөньяда имамнар кылдык, ә алар үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыралар, аларга кыямәт көнендә ярдәм бирелмәс”. (28. 41.)