Акыллы фикерләрне яратам. Бер дәфтәргә җыеп барам үзләрен. Менә берничәсе:
Батырны--сугыш,акыл иясен--ярсулы ачу, дустыңны--синең мохтаҗлыкта булуың сыный.
Гарәп мәкале
Җаны өлгереп җитмәгән кеше генә үзе турында башкалар ни әйтер дип борчыла, үзен ничек атауларыннан курка. Сакураны ничек атасаң да була, барыбер ул гаҗәеп чәчәк ата!
Сакума Шозан
Әгәр йомырка тыштан ватылса, андагы тормыш үлә. Әгәр ул эчтән ватылса--яңа тормыш туа. Һәр бөеклек тә эчке омтылыштан туа шул!
Яхшы кешеләр --бәхетле итәр, начарлары тормыш тәҗрибәсе бирер, иң әйбәтләре хатирәләрдә калыр. Һәрберсенең дә кадерен белик...
Уилл Смит
Кеше җаны да елгалар һәм үсемлекләр кебек яңгырга мохтаҗ. Өмет, ышаныч, тормыш мәгьнәсе дигән яңгырга... Ул булмаса җан үлә!
Пауло Коэльо
Тормышта шундый чаклар була: күзләрдә бер тамчы да яшь юк. Ә күңел түрендә: яшьләр тулы диңгез...