Мәрхәмәт
Халык фикерен белергә теләгән бер патша юл уртасына зур таш китереп куйган да үзе агачлар арасына кереп яшеренгән. Узган-барган кешеләрнең күбесе “юлларны карамый” дип патшаны сүгеп үтеп китә икән. Көнозынга сузылган бу хәл. Кичке якта бу урынга бер фәкыйрь крестьян килеп туктаган. Ул сүзсез генә ташны юл читендәге канауга тәгәрәтеп төшергән һәм таш торган җирдә бер янчык алтын ятуын күргән. Янчык янына “Бу алтын – кешеләргә комачаулык иткән ташны юлдан алып ташлаучыга патшадан бүләк” дигән язу да куелган.
Менә шулай Аллаһы Тәгалә дә һәр сынау артына Үзенең мәрхәмәтен сала. Кеше тормышындагы кыенлыклар берсе дә очраклы түгел. Адәм баласына нинди генә сынау килсә дә, артында Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте-бүләге бар. Әгәр дә без аны менә шулай сүзсез генә ташны читкә алып куйган крестьян кебек сабырлык белән үткәреп җибәрә алсак.
Ана гаме
Улы карт әнисеннән котылырга теләгән. Анасын аркасына күтәргән дә, шунда үләр дип, бер тауга илтеп куярга уйлаган. Юл шактый озын, зур бер урман аша үтәсе икән. Менә алар тау янына килеп җиткән. Бу кеше әнисен шунда калдырган да кайтыр юлга чыккан. Бераз киткәч, кая барырга белмичә, аптырап калган. Әнисе, улының юлны тапмый торуын күреп:
– Улым, син кайтканда адашырсың дип куркып, килгәндә юлга йә агач ботагын, йә яфракларын ташлап килгән идем. Шул эздән тайпылмасаң, исән-сау кайтып җитәрсең, – дигән, гадәттәгечә, ягымлы тавыш белән.
Улының күңеле тулган, күзләренә яшь килгән. Шуннан соң ул әнисен кире җилкәсенә күтәргән дә өенә алып кайткан.