Найти тему
Әтнә таңы - Новости

Яраларым әрни сулык- сулык...

Бураннар кайтавазы

Дөнья күзе булган тәрәзләрне
Бу бураннар сукырайтты бугай:
Сарды өлгеләргә, түбәләрдән
Шуыша еланнарның юхасыдай.
Җаннарыма кага шаштырырдай,
Күңелемә өя ямансулык,
Барлык халәтемне биләп алды,
Яраларым әрни сулык- сулык...
Йөрәгемне шул буранга ачтым:
Ак карлары белән томаласын
Сагыш саркып торган җәрәхәтне,
Кара уйларымны куаласын.
Өшетсен дә хәтер- хатирәне,
Йозак салсын газаплы хисемә...
Бурандагы тәрәзәләр кебек
Томалансын! Төшмәсен исемә!
Рүзия Камаева.