Найти в Дзене
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Россиядә порошоксыман спиртлы продукцияне тыйдылар

Әлеге законопроектны Дәүдәт Думасы 19 декабрь көнне кабул итте.

Гамәлдәге законнарга төзәтмәләр бүген үз көченә керде. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

“Составында этил спиртының 0,5 процентыннан артык булган сыеклык алу өчен коры матдәләр рәвешендә азык-төлек яки азык-төлек булмаган продукция җитештерү һәм әйләнеше законсыз санала”, - дип әйтелә хәбәрдә.

Тыюның сәбәбе- россиялеләр ала торган хәмер концентрациясен контрольдә тота алмау
Тыюның сәбәбе- россиялеләр ала торган хәмер концентрациясен контрольдә тота алмау

Ләкин әлеге тыю парфюмерия, косметология, санитар-гигиена товарлары һәм химик җитештерү өлкәсендә кулланыла торган спиртлы продукциясенә кагылмый.