Бүген бер сәер хәлгә тап булдым әле. Әнием белән кибеткә чыктык. Кирәкле әйберләрне алып, кибет баскычыннан төшүгә, игътибарыбызны шул тирәдәге агачта бар көчләренә чыркылдашып утыручы чыпчыклар җәлеп итте. Карале, бар көчләренә чыркылдашалар диештек. Нигәдер бер-берсе белән юкка талашалар шикелле тоелды. Үзем дә сизмәстән: "Туктагыз!" - дип әйтүгә чыпчыклар шым булдылар, очып та китмәделәр. Аптырап калдык. Ач дип әйтеп булмый үзләрен. Кибеткә көн дә ипи китерәләр, сатылмаганын тагын кире алып чыгалар. Гел коелып тора. Янында гына миләш агачы. Каршы яктагы ташта гел ашарга кошларга калдыралар кешеләр.
Бер өч метр киткәч, борылып: "Сөйләшегез!" - дигән идем, тотындылар тагын да ныграк чыркылдашырга. Бер мизгелгә бу ахырзаман галәмәтенең бер билгесеме икән дигән уй йөгерде баштан. "Туктагыз!"- дидем. Туктадылар. "Сөйләшегез!"- дидем, чыркылдый башладылар. Бу очраклы хәлме, әллә чыннан да кошлар безне аңлыйлармы, без аларны аңлый башладыкмы?!
Өйгә кайткан арада әнием авылда үзе белән шундыйрак бер хәл булуын сөйләде.
- Тавык утырып чыгарган чебиләрне кечкенә тартма белән урамга чыгарган идем. Өстенә яба торган челтәре өйдә калган. Янымда аяк астында буталып йөрүче песигә борылдым да: "Мин өйгә кереп чыгам, чебиләрне каргага алдырма",- дидем дә, кереп киттем. Ни уйлап әйтеп кереп киткәнмендер, белмим. Чыгуыма ишек алдында каргалар гына түгел, козгыннарга кадәр җыелган иде. Аягыма кәлүшемне дә кимичә, элдерттем чебиләр янына. Кая ди анда кәлүш кию кайгысы. Ишек алды тулы кара каргалар, козгыннар, немец самолетлары кебек, бөтерелеп торганда. Артык гәүдәсе дә юк, усаллыгы да юк шикелле иде ул песинең. Шулай да бер генә чебине дә каргага алдырмаган, үзенең дә күзе төшеп, чәлдермәгән иде. Мин килеп җитүгә күрсәң иде ничек масайганын песинең. Менә сакладым, булдырдым дигән шикелле, мыр-мыр килә тагын үзе. Мин тартманың өстенә челтәр япкан арада, йөз мәртәбә бөтерелде янымда. Ай рәхмәтләр яусын, сиңа, дигәч, тагын да йоннарын кабартып, үзенең булдырганлыгын күрсәтергә тырышты. Хәзер мин сине сыйлыйм диюгә, ялан аягымны килеп ялый ук башлады. Ә мин аны шәп иттереп сыйладым. Яңа гына пешеп чыккан тавыгымның иң тәмле җирен кисеп алып чыгып бирдем. Теге син кисеп ташлый торган җирен түгел инде, кызым. Ботын бирдем. Ашап бетерүгә, песи, иң кояшлы җиргә ятып, йоклап та китте.
Ә көз көне, инде бу чебиләр үсеп җиткәч, кич аларны кунаклый торган урыннарына яба идем. Бер өчесе тотты да ,чапты бәрәңге бакчасына. Тагын песигә: "Бар, алып кил әле шул качакларны", - дигән идем, очтыртып алып кайтты бер - бер артлы бастырып куып. Хәзерге вакытта бала-чагага шуны эшлә дисәң дә киреләнә, ә песи булып песи аңлый. Шаккатмалы хәл, чыннан да. Менә шундый хәлләр...