Ел ахырында бистәдәге үзәк мәчет күп кунаклар кабул итте. Айга бер тапкыр үткәрелә торган гадәттәге җыелыштан аермалы буларак, бу көнне биредә мәчет төзелүгә – 25 ел, “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе” китабын тәкъдим итү һәм еллык эшкә йомгак ясау кебек өч зур чараны берләштергән зур бәйрәм булды. Балтачлыларның шатлыгын, куанычын уртаклашырга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ислам” университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова һәм башкалар кайткан иде. Мәчетнең көмеш юбилее да, Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның ун еллык титаник хезмәте нәтиҗәсе буларак дөнья күргән районыбыз мәчетләре тарихына багышланган китап та һәркайсы, дөрестән дә, район тормышы өчен зур вакыйга булырга бик лаеклы. Икесенең бергә туры килүе исә берсен-берсе тагын да тулыландырды гына. Р