Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Халык айныр, зыялылар артыр, дәүләт кайтыр – татар хыялы

Оглавление

 Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Татар чынбарлыгы

Завод-фабрикалардан чыккан төтен арасыннан бер сары шәүлә күренә – татар кояшы.

Урмансыз калган җирләрне ертып, ерганаклар үсә – татар җире.

Мәчет каршыннан “шумел камыш” көенә шыңшып бер төркем буйдак ир-егетләр узып бара – татар авылы.

Идел-Чулман ярларында чүлмәк ватыклары аунап ята – татар тарихы.

Болгар хәрәбәләре арасында җил уйный – татар моңы.

Халык айныр, зыялылар артыр, дәүләт кайтыр – татар хыялы.

Татар мирасы

Чистай шәһәрендәге “Камалия” мәдрәсәсендә дини һәм дөньви белем алган татар халкының күренекле шәхесләре.
1. Камалов Мөхәммәтзакир (1804-1893) – мәдрәсәне оештыручы.
2. Исхаков Мөхәммәтгаяз (Гаяз Исхакый) (1878-1954).
3. Фәхретдинов Риза (1859-1936).
4. Кәримов Гыйльман. Ибраһим улы (1841-1902) – нәшир.
5. Кәримов Ф.Г. (1870-1937) – язучы.
6. Бәдәмшин Г.С. (1865-1939) – Рәсәй Думасының I-нче һәм II-нче чакырылыш депутаты.
7. Туктаров Ф.Ф. (1880-1938).
8. Баттал С.В. (1905-1995) – язучы.
9. Гафуров Чыгытай Г.М. (1867-1942) язучы.
10. Фәйзи – Чистапули Х.З. ()1871-1933 – мәгрифәтче.
11. Әмирханов Нәҗип Хөсәен улы (мәгрифәтче, мәдрәсәдә яңа ысул белән укытуны кертүче)

Бүгенге көндә аларның мирасы ни хәлдә булуын беләсегез килсә, Чистай татар зиратына барып, аларның каберләрен күрергә кирәк.
Билгеле шәхес - Мөхәммәт Закир ишанга бәйле шәһәрдәге истәлекләрне юкка чыгаруларны дәвам иткәннәр. "Камалия" мәдәрәсәсен яндырганнар (2013). Аннан шул сәбәп белән бөтенләү сүтеп ташлаганнар (борынгы кирпеч бина иде). Камал мәчетенең дә манарасы җимерек хәлдә. Бинасы кочегарка булып хезмәт итә. Чистай зиратында Камаловларга бәйле дистәләгән кабер ташлары аунап ята... Бу һәйкәлләр татарныкы булгач беркем дә дәшми, милициягә дә, прократура да бу хәлләр белән кызыксынмый.
Татар халкы мирасына менә шундый караш... Ә зыялылар Гаяз Исхакыйга яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк, диләр. Аның өчен башта үз кесәсен генә кайгыртучы эшлексез, тәрбиясез татар түрәләрен эштән алып, кешелекле, халык яшәешен кайгыртучыларын куярга иде, андыйларын табып булса, әлбәттә...