Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Кыен хәлдә калганда кемгә таянырга? (гыйбрәтле кыйсса)

Авыл читендәге кое халыкның бердәнбер су чыганагы була. Суны алыр өчен гадәти ысул кулланалар: коега баулы чиләк төшерәләр. Бер көнне коега төшергән баулары чиләксез чыга. Икенче чиләкне бәйләп төшерәләр. Анысы да “чыкмый”. Бау гел буш чыга. Аптырыйлар болар бу хәлгә, җен оялагандыр, диләр. Үзара киңәшкәннән соң, сәбәбен белеп менсен өчен, коега берәр кеше төшермәкче булалар.

Араларыннан бер ир-ат ризалаша. Ләкин бауны тотып торучылар арасында минем бертуган абыем булырга тиеш дигән шарт куя. Халык аның бу шартына бик ныкгаҗәпләнә. Тик теге кеше үз сүзендә нык тора. Моның сәфәрдәге абыйсы кайтыпҗитеп бауны тотучылар арасына баскач кына коега төшә.

Кое эчендә маймыл күреп шакката бу кеше. Чиләкне баудан “чишеп торучы” табылуына сөенеп, аны коедан чыгарырга була. Әмма бу хакта өстәгеләргә хәбәрбиреп тормый, маймылны башына утырта да, бауны тартыгыз, дип кычкыра. Коедансәер җан иясе чыгуын күреп, халык кайсы кая кача башлый. Хәтта баунытартучылар да. Бары тик абыйсы гына кала. Ташлап китсә, энесе коега төшеп китепһәлак буласын аңлый ул. Шуңа, соңгы көче белән тырышып, энесен үлемнәнкоткара.

Тормышта дуслар да, танышлар да күп булырга мөмкин. Әмма иң кыен хәлдәге таянычыбыз – бертуганнарыбыз.