Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Кеше нәкъ шушы урында алдана...

Психология курсы алып барган остаз янына институтны 10 ел элек тәмамлаган студентлары кунакка килә. Сөйләшеп, хатирәләр яңартып утыра алар. Профессор тормыш-көнкүрешләре хакында сораша башлагач, шуны гына көткәндәй, студентлар төрле проблемалар, авырлыклар күп булудан зарлана башлый.

Зарларын тыңлаганнан соң, профессор яшьләргә чәй тәкъдим итә. Ул кухнядан төрле касәләр куелган поднос алып чыга.

Элеккеге студентлары касәләрне алып чәй эчә башлагач, остазлары аларга болай ди:

“Сиздегезме, кыйммәтле касәләр алынып бетте. Подноста гади һәм арзаннары гына калды, аларны алучы булмады. Проблемаларыгызның чыганагы – иң яхшысын булдырырга теләвегез! Белегез, касә чәйне тәмлерәк итә алмый. Ә бит сезнең төп теләгегез чәй эчү иде... Әмма, аңлы рәвештә, иң яхшы касәләрне сайладыгыз һәм кемгә нәрсә эләккәнен дә карап алдыгыз. Ә хәзер күз алдына китерегез: тормыш – ул чәй, ә эш, акча, җәмгыятьтәге урыныгыз – касәләр. Чынлыкта, кулыбызда нинди касә булуы тормыш кыйммәтләрен билгеләми дә, үзгәртми дә. Кеше нәкъ шушы урында алдана яки төп игътибарны “касә”нең затлымы, юкмы икәненә юнәлтеп, тормышның үзеннән тәм табудан мәхрүм кала”.

Мәрхәмәт

Элек-электән Сүрия дәүләтендә бер күркәм гадәт булган. Базарда эшләүчеләр кара-каршы утырып сәүдә иткәннәр. Ике рәт буйлап йөзләгән сатучы тезелеп китә торган булган.

Иртә белән базар ачылганчы аларның һәркайсы урындыгын үз сәүдә ноктасы алдына чыгарып куйган һәм шунда утырган. Әгәр бер товары сатылса, урындыкны эчкә керткәннәр. Икенче, өченче товарын сатканда күршесенең әле һаман алда утырганын күрсәләр, үз клиентларын аңа җибәрергә тырышканнар. “Әнә теге сәүдә ноктасында бу товарның яхшырак төре бар”, – дип, урындыгы һаман алда торган сатучыга күрсәткәннәр. Менә шулай бер-берсен кайгырткан алар.