Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Үзәк чыршыны ачу ниләр белән истә калды? (+фоторепортаж)

"Балтач” ялпаркында үзәк чыршыны ачу тантанасы быел Кыш бабай һәм Кар кызлары парады белән үзенчәлекле булды.

-2

Көне салкынча булса да, халык курыкмаган, тантаналы төстә чыршы ачылышын тамаша кылыр өчен килгән иле. Хәтта авыллардан, күрше районнардан да килүчеләр бар иде. Тәбрикләүләр, уеннар, бию-җыр чараны тагын да күркәм итте. Кыш бабай да бүләкләрен жәлләмәде, нәни балаларны тәм-томнар белән сыйлады. Сабыйлар исә яраткан бабайларын, чибәр Кар кызын шигырьләр сөйләп каундырды, җырлар белән сөендерде.

-3

Ә сезгә чыршы ачу тантанасы ошадымы?
• Искиткеч матур бәйрәм булды.
• Салкын үзәккә үтте, бәйрәм матурлыгы күзгә күренмәде.
• Бик ошады. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең барчасына да аерым рәхмәт әйтәсе килә, матур нотада башладыгыз, шулай дәвам итсен иде.
• Бәйрәм Кыш бабайлар парады, җырлары-биюләре, салкыннары белән истә калды.
• Ошамады, вакытында башламаулары үзәккә үтә.
• Эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый, молоды егет-кызлар, бәйрәм бик ошады.
• Ярый шунда.

-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11

Гөлзидә Газизуллина.

Фоторепортажнв тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.