Утка табынучы бер кеше имам Әгъзамнан (Аллаһ аңарга рәхимле булсын) бурычка акча алып торган була. Беркөнне имам бурычын алырга дип, бу кешенең өенә килә. Утка табынучының йорты янына җиткәч, имамның аяк киеменә пычрак ябыша. Ул аны сала да, пычрагы төшсен дип, селки башлый. Ләкин селкегәндә аяк киеменнән купкан пычрак йортның диварына барып бәрелә...
Имам Әгъзам бер мәлгә югалып кала. Нишләргә? “Әгәр дивардан пычракны кырып төшермәсәм, ямьсез булып торачак. Кырып төшерсәм, акшарлары да коелачак”, – ди ул үз-үзенә.
Йортның ишеге янына килә дә, шакый. Ишекне хезмәтче ача. “Хуҗаңа әйт әле, мин аны ишек янында көтеп торам”, – ди аңа имам.
Утка табынучы, имам Әгъзамны күргәч, бурычын сорарга килгән дип уйлый да гафу үтенә башлый. Имам: “Әгәр кемдер гафу сорарга тиеш булса, ул – мин”, – ди һәм булган хәлне сөйләп бирә. Шуннан соң: “Диварыңны ничек чистартыйм икән?” – дип сорый. Имамның әдәплелегенә таң калган утка табынучы: “Иң элек минем күңелемне чистартырга кирәк әле”, – ди һәм иман китерә.
Хәдис
Мөхәммәд (с.г.с.): “Аллаһының нәрсә ярдәмендә хаталарны сөртүен һәм югары дәрәҗәләргә күтәрүен хәбәр итимме?” – дип сорагач, сәхабәләр: “Әйе, Аллаһның илчесе!” – дигән. Пәйгамбәр (с.г.с.) әйткән: “Бу – кешегә ошамаса да – тәһарәт алу, мәчет юнәлешендә күп адымнар һәм намаздан соң икенче намазны көтеп тору”.