Беркөнне Гайсә (г.с.) бер яһүд белән сәфәргә чыга. Үзе белән өч телем ипи алган була ул. Аларны, “Болар синдә торсын”, – дип, яһүдкә биреп куя. Күпмедер вакыттан соң тегесе юлдашының бер телем ипиен, сорамыйча гына, алып ашый. Гайсә (г.с.) ипиләрне кире кайтарып бирүен сорагач, яһүд калган икесен генә бирә. “Алар өчәү иде, берсе кая?” – дип сорагач исә: “Син миңа ике генә кисәк бирдең”, – ди.
Болар юлларын дәвам итә. Бу сәфәрдә яһүд кешесе Гайсә (г.с.)нән бик күп могҗизалар күрә. Аларның һәркайсыннан соң Гайсә (г.с.): “Әлеге могҗизаларны күрсәтүче Аллаһның хакы өчен әйт, син теге ипи телемен нишләттең?” – дип сорый. Яһүд сүзендә нык тора, һәрвакыт: “Син миңа ике генә телем бирдең”, – дип җавап кайтара тора.
Шактый юл үткәч болар өч кисәк алтын таба. Яһүд әйтә: “Әйдә, бүл аларны икебезгә”. Гайсә (г.с.): “Аларның берсе – миңа, икенчесе – сиңа, ә өченчесе ипине ашаучы кешегә”, – ди. Яһүд шунда ук: “Өченче телемне мин ашадым. Шуңа алтынның өченче кисәге дә минеке. Бир аны миңа”, – ди. “Син Аллаһның Бөеклеген күрсәтүче күпме могҗиза күреп тә, ипине ашаганыңны әйтмәдең, менә хәзер генә әйтәсең”, – ди Гайсә (г.с.) һәм, өч алтын кисәген дә биреп, аны калдырып китә.
Үзе генә калгач, яһүдкә өч карак һөҗүм итеп, аны үтерәләр, алтынын алалар. Караклар араларыннан берсен шәһәргә ризыклар алырга җибәрә. Аны үтереп, алтынны үзара гына бүләргә карар итә калган ике иптәше. Ризыкка дип киткәнендә дә алтынга ия булу теләге туа һәм ул да боларны үтерергә ниятләп, ризыкка агу куша. Иптәшләре карар кылганча, шәһәрдән кайтуга аны үтерәләр һәм агуланган ризыкны ашап үзләре дә үлә.