Әлмәт үсә, яңа производство объектлары, димәк, өстәмә эш урыннары да пәйда була бара. Түбән Мактамада территориясендә клапаннар җитештерү буенча заводның беренче чираты ачылды.
Кореяның «Apollo» һәм Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук республика җитәкчелегенең теләктәшлеге, муниципалитет ярдәме белән әлеге уртак предприятиене оештыру эше моннан ике ел элек башлана. Завод ачу тантанасына килгән Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров аның Әлмәттә генә түгел, республика сәнәгате өчен дә зур вакыйга булуын билгеләп үтте.
- Бүген югары технологияле производство эшли башлады. Компания республикада күптән түгел генә эшли башлавына да карамастан, үзен ышанычлы, югары квалификацияле партнер итеп танытты. Бу проект та дәвамлы булыр, икенче, өченче этаплары да уңышлы тормышка ашырылыр дип ышанам, - дип ул Татарстан Президентының котлауларын җиткерде.
Корея республикасының Россиядәге илчелегенең икътисади сора