Бер әни кеше үзе белән булган менә бу хәлне гайре табигый күреп, гаҗәпләнеп сөйләгән иде:
- Яңа йортка күчкәч яшүсмер улыбыз яшьтәшләре белән ничек уртак тел табар икән дип борчылган идек. Яше белән дә урам йогынтысына бирелә торган чоры ичмаса. Шуңамы “нишләргә икән?” дигән сорау бер дә баштан чыкмады. Бик аралаша, теләсә кем белән сөйләшеп китә торганнардан да түгел әле ул. Әмма берәрсен якын күрсә, аерып алам димә. Бер көнне миңа: “Әни, син нишләп миңа догалар өйрәтмәдең? Аллаһ Тәгалә хакында да сөйләгәнең юк”, - дип сорап куйды. Сүзсез калдым. Дөрес, интернетта ислам турында укып утырганын күргәнем бар иде инде, әллә ни әһәмият бирмәгән идем. Ә икенче бер юлы “Әниеңә каршы әйтү гөнаһ икән ул” дигәч, күземнән яшьләр килде... Соңыннан белдек, күрше подъездда бер дини гаилә яши икән. Шуларның малайлары белән дуслашып киткән.
Бер карасаң гаҗәпләнерлек нәрсә юк та кебек, әмма сирәк күренеш. Гадәттә, урамнан яхшы тәрбия алып кайтмыйлар... ә алып кайтып була икән ич!
Шундый сораулар туа: нигә әле без урам тәрбиясеннән куркабыз, зарланабыз? Ни өчен балабызны тәрбияне урамнан алып кайтыр хәлгә төшерәбез? Начар юлга кереп китсә, урам балаларына ияреп харап булды дибез, ә яхшы тәрбия бирә алмадык шул, димибез. Кешенең холкы шундый: ул хатасын түгел, ә аклану чарасын эзли.
Хатасын таный алган кеше иң күркәм тәрбия чыганагын эзли башлар иде. Хәер, аны эзлисе дә юк. Милләтебез мең елдан артык куллана инде ислам әхлагын. Әгәр ул иң камил тәрбия чарасы булмаса, инде күптән “көн тәртибе”ннән төшеп калган булыр, мең түгел, йөз елга да чыдамас иде.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең “Бәкара” сүрәсендә (286нчы аять): “Минем кушканнарны үтәсәгез, файдасын үзегез күрерсез, үтәмәсәгез, зыянын да үзегез күрерсез”, - ди. Мөхәммәд (с.г.с) үзенең бер хәдисендә болай дигән: «Кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешүе һәм аның галимлеге шуннан беленер: ул үзендәге хата-кимчелекләрне күрә башлар». Пәйгамбәребез (с.г.с) үзе дә гүзәл әхлакны камилләштерер өчен җибәрелгән бит.
Локман Хәким дә: «Әдәпсез кешене карап-күзәтеп әхлагымны төзәттем», - дигән. Ул берәр кешенең ярамаган гамәл кылуын, яман эшен күрсә, “бу гадәт миндә дә юкмы икән?” дип уйлый һәм үзен төзәтә торган булган. Без дә урамдагы әдәпсезлекне тәрбия чарасы итә алабыз. Бу эшнең бер бик җиңел юлы да бар: балалар белән бергәләп күңелсезлек китереп чыгарган берәр вакыйга хакында фикер алышу. Вакыт юк дип тә зарланырлык түгел, атнага бер булса да гаиләгез белән кичке ашка җыеласыздыр. Әңгәмә корыр өчен менә дигән форсат бу. Ашаганда сөйләшүнең әдәпсезлек түгел, ә дин буенча сөннәт гамәл икәнен дә белеп үсәчәк балагыз. Хәтта берьюлы “ике куянның койрыгын тота аласыз” дигән сүз - балаларыгыз фикер йөртергә дә өйрәнә. Әңгәмә кору яки “сорау-җавап” формасы менә дигән тәрбия чарасы ул.
Баланы без нинди генә матур сүзләр әйтеп сөймибез, “йөрәк парәм”, “кадерлем”, “газизем”, “бәгырем” дибез. Ә бала – ул, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләнең бүләге һәм, иң хәерлесе дә, аны Аллаһ кушканча тәрбияләү. Иманы көчле кеше бозыклык күрсә, аңа кереп “батмый”, ә гыйбрәт, файда алып, үзен төзәтеп үтеп китә. Балаларыбыз да урам тәрбиясеннән шулай узып китәрлек булсын. Нәрсәдер өйрәнергә мохтаҗ булып чыкмасын алар дуслары янына, киресенчә, үзләре өйрәтерлек булып чыксын дип максат куйыйк! Үзебезгә дә, җәмгыяткә дә файда китерердәй максатны!