Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

ЯХШЫ ГАМӘЛ БУЛСА, ХАЛЫК ИЯРМӘС ИДЕ

 Расим Хабибуллин
Расим Хабибуллин

Мөхтәрәм җәмәгать, дин исеменнән башкарыла торган берәр төрле бидгать гамәл хакында яхшылап, дәлилләр китереп аңлата башласаң, күпчелек вакытта: “Күпме халык бу гамәлне башкаралар, син генә каршы төшәсең, син кем соң әле ул кадәр?” – эчтәлегендәрәк сүз ишетергә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Аллаһы мөрәҗәгать итеп әйтә: “Әгәр син (Мухәммәд г-м) җир өстендәге кешеләрнең күбрәгенә иярсәң, алар сине Аллаһ юлыннан адаштырырлар. Алар бары тик фаразларга иярәләр һәм төрле уйдырмалар уйлап чыгаралар”. (6. 116.) Бу аять бөтен җир йөзендәге кешеләр турында әйтелсә дә, бүген безнең мөселман дөньясы өчен дә яраклы аять. Чөнки үзләрен мөселман дип санап йөрегән үзебезнең милләттәшләребезнең 96 % ы намаз укымый, аларның кайберләре: “Аллаһы минем йөрәгемдә, минем ихлас ышануым булгач, миңа шул җитә”, дисәләр, кайберләре: “Минем гөнаһыларым юк, әнә гөнаһылылар башларын бәреп гөнаһларыннан арынырга йөресеннәр”, дип җавап бирәләр. Ә менә шул намазга йөремәүчеләрнең барысы да диярлек, әрвахларның 3; 7; 40 ларын һәм елын уздыралар, ә күбесе. бәйрәм яратучы имамнар оештырган Мәүлид бәйрәмнәрендә һәм “Изге Болгар” җыеннарында катнашалар.

Җәмәгать, мөхтәрәм милләттәшләр, ант итеп әйтәмен, әгәр Әби патша боерыгы белән чиркәү әһелләреннән кертелгән аш ашау табыннарында булсын, Пәйгамбәр Гайсәнең (г.с.) “Рождество”сын уздырган кебек, Мәүлид бәйрәмнәре уздыру булсын һәм булсын Болгар хәрәбәләрен изгеләштерүдә сәлә генә бер тузан бөртеге чаклы савап булса да, милләттәшләребезнең бик азы гына андый чараларда катнашыр иде. Чөнки саваплы гамәл кылынса, Иблис мәлгун шунда ук шул чараларда катнашмаска чакыра башлар иде, ә савап түгел, мөселманны исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләр булгач, Иблис шул гамәлләрне кылдырыр өчен бөтен тырышлыгын куя. Дәлиле күз алдыбызда җәмәгать. Мөселман өстенә фарыз итеп йөкләтелгән намазны ни өчен бик аз гына милләттәшләребез укый? Исәнлеге булган һәр мөселманга фарыз итеп йөкләтелгән уразаны күпме милләттәшләребез тоталар? Менә монда инде Иблис милләттәшләребез фарыз гамәлләрне кылмасыннар өчен нинди генә хәйләләр уйлап чыгармый. Намазга басарга уйлаган кешенең кан тамырыннан кереп: “Син бит болай да алны-ялны белмичә эшлисең, гаиләңне карыйсың, синең бит беркемгә дә начарлык кылганың юк, пенсиягә чыккач рәхәтләнеп укырсың намазыңны”, дип тынычландыра, “хәленә керә”. Нәтиҗәдә милләттәшләрбезнең 96 % ы намазсыз. Намаз укучы һәм ураза тотучыларның да күбесен исламнан чыгарып җибәреп тора. Чөнки Иблис Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бидгать гамәлләр кылган мөселманның исламнан чыгарып җибәрүе хакында әйткән хәдисләрен яхшы белә. Монда инде ул чапан-чалма киеп, җиңел юл белән дөнья куучыларны үз файдасына эшләтә. Шул чапан-чалма киеп кешеләрне утка чакыручылар хакында Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без аларны дөньяда имамнар кылдык, алар үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыралар.....”. (28. 41.)
Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Хакыйкатьтә, мин үземнең өммәтемне адаштыручы имамнардан куркам”. (Әбу Дауд, әт-Тирмизи, Ибн Мәҗәһ, Ибн Хиббан, әл-Хәким). “Бу – сиңа Без иңдергән изге Китап – аның аятьләре хакында фикер йөртсеннәр өчен һәм акылга ия булучылар Безнең нәсихәтләрне искә алсыннар өчен”. (38.29.)

Мөхтәрәм милләттәшләр! Гап-гади итеп Аллаһы Тәгалә безгә аятьләрен аңлатып бирә. Безгә шул аятьләр хакында фикер йөртеп, нәсихәтләрен искә алып һәм фарыз-сөннәләрне үтәп кенә яшәргә кирәк. Әйдәгез Иблисне һәм аның ярдәмчеләрен тыңлаудан баш тартыйк та, милләт булып, халык булып, мөэмин-мөселман булып яшик әле! Иблис безнең каты дошман икәнен онытмыйк!