Найти в Дзене
АЛЬМЕТЬЕВСК-ӘЛМӘТ

Әлмәткә Аида Гарифуллина килде

Бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина кабат Әлмәт сәхнәсендә чыгыш ясады.

Тумышы белән Казан кызы булган Аида республикабызны һәм илебезне дөнья киңлегендә таныткан шәхесләребезнең берсе булып тора.

Аның белән бергә нефтьчеләр каласына Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да килде.

Әлеге зур Яңа ел бүләген әлмәтлеләргә “Татнефть” компаниясе ясады
Әлеге зур Яңа ел бүләген әлмәтлеләргә “Татнефть” компаниясе ясады

Зал артистларны аншлаг белән каршы алды. Бүгенге көндә оркестр Россиянең иң яхшы коллективларының берсе булып тора. Аның җитәкчесе булган Александр Сладковский исә “Ел дирижеры” һәм башка бик күп премияләр лауреаты.

Концерт вокал партияләре һәм оркестр композицияләре белән үрелеп барды. Бу көнне сәхнәдән Чайковский, Россини, Бизе, Яхин, Яруллин кебек танылган шәхесләрнең әсәрләре яңгырады.

 Зал тын да алмый сихри моңга бирелеп утырды
Зал тын да алмый сихри моңга бирелеп утырды

Аида үз чыгышын Фәрид Яруллинның “Убырлы карчык белән шайтан биюе”, Рөстәм Яхинның “Ышанам” һәм татар халкының “Әллүки”е белән тәмамлады.

- Тамашачы безгә якынайды. Моңа алкышлар шаһит. Шулай җылы кабул итүегез өчен зур рәхмәт – дип ихлас рәхмәтен җиткерде Аида Гарифуллина.

Александр Сладковский да Әлмәткә килергә яратуын әйтте.

Башка яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.

Безгә язылырга онытмагыз - https://zen.yandex.ru