Беренче кыйсса Хәсән ибн Әбү Синан (Аллаһ аңа карата рәхимле булсын) үлгәннән соң бер кешенең төшенә керә. Бу кеше аннан: “Аллаһы Тәгаләнең синең белән мөгамәләсе ничек булды?” – дип сорый. “Яхшы булды. Әмма мин исән чакта берәүдән бурычка энә алып торган идем, тик кире кайтарып бирмәдем. Шуңа күрә җәннәткә керә алмыйм”, – дип җавап бирә Хәсән ибн Әбү Синан. Бурычка алган энәне кайтармаучының хәле шундый булгач, белә торып кеше хакына керүчеләрнең, бурычын кайтармаучыларның, башкаларның милкенә зыян салучыларның, үлчәүдә киметүчеләрнең хәле ничек булыр?! Икенче кыйсса Кыйссаның менә бусы да гаделлек хакында. Мәлик ибн Динарның әтисе күпмедер вакыт бер кешенең җиләк-җимеш бакчасында эшли. Беркөнне ул бакча хуҗасына: “Мин эштән китәм”, – ди. “Ярар, – ди хуҗа. – Ләкин мин карт инде, бакчага чыгарлык хәлем юк. Миңа алмагачның һәр төреннән берәр алма алып кер әле”. Мәлик ибн Динарның әтисе өч алма алып керә. Хуҗа бер алманы кабып карый, әче. Икенчесен каба, анысы да әче. Өченчесе дә әче бул