Найти тему
Муслюмово-информ

Безнекеләр – беренче!

Районның “Форпост” яшьләр формированиесе үзәге, “Җәмәгать тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр формированиесе” конкурсында катнашып, беренче урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Үсеп килүче яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше өчен “Форпост” үзәге директоры Илнур Сабировка ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.