Дога ярдәмендә мөселман кешесе Аллаһка ялвара, теләкләр теләп мөрәҗәгать итә, рәхмәтле булуын, шөкер итүен күрсәтә. Мөселманнар сөенгәндә дә, көенгәндә дә Аллаһны искә алып, дога кыла, Коръән сүрәләрен һәм аятьләрне күңелендә яңарта.
Төрле хисләр туганда, көндәлек эшләр башкарганда укыла торган догалар тәкъдим итәбез. Алар Ш.Зәбиров, Ф.Хуҗахмәт, Җ.Фазлыев язган “Йәгез, бер дога”, Ә.Максуди язган “Гыйбадәте исламия” китаплары ярдәмендә әзерләнде. Догаларның дөреслеген Казанның “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тикшерде.
Йокыдан уянгач
Төнге йокыдан уянып, күзләрен ачкач та, кеше якты дөньяга сөенеп, шөкер итәргә тиеш. Шушы яктылыкка кайтарган Аллаһны искә алып, дога укудан башланган көн хәерле булыр. Бу дога Аллаһны мактауны, йокыдан торып терелткән өчен, Аңа рәхмәт әйтүне аңлата.
Йокларга ятканда
Көн узып, эшләр эшләнгәч, инде ятып ял итәр чак җиткәч, без шөкер итеп, рәхмәт әйтеп йокларга ятабыз. Аллаһ кодрәте белән, чираттагы көнне яшәдек. Шуңа риза булып, йоклар алдыннан Аллаһны искә алу хәерле.
Эш башлаганда
Кеше үз гомерендә бихисап гамәлләр кыла, эшләр башкара. Берсен башлый, икенчесен тәмамлый, яңа башлангычларны тормышка ашыру артыннан куа. Һәр төрле эшне башлар алдыннан Аллаһ исемен искә алу кирәк. “Бисмилләәһи” дип башланган эш уң булыр.
Өйдән чыгып киткәндә
Без барыбыз да төрле эшләр белән өйдән чыгып китәбез, кайтып керәбез. Шәхси торагыбызны бикләп киткәндә, әлбәттә, Аллаһны искә алу кирәк. Без булмаган вакытта яши торган урыныбыз буш калып тора. Үзебез исә алда ниләр көткәнен белмичә, өйдән китәбез. Шуңа күрә бу очракта барысын да Аллаһка тапшыруны аңлаткан сүзләр әйтеп китсәк, тыныч күңел белән йөрербез. Аллаһка ышануны белдергән, өйдән киткәндә көч, ярдәм сорап бары Аллаһка гына ялварганны аңлатып, кылына торган дога түбәндеге сүзләрдән тора.
Сөенгәндә
Көндәлек тормыш кешегә төрле хисләр китереп тора. Без шаккатып гаҗәпләнәбез, тотнаксыз сөенеп куябыз. Шул вакытларда Аллаһны искә алып, аның бөеклеген әйтеп кую хәерле булыр.
Курыкканда
Мөселман кешесе курку хисләренә бирелеп киткәндә һичшиксез Аллаһны искә ала. Аллаһ куркудан арынырга, тынычланырга ярдәм итә.
Кайгы-борчу килгәндә, ачу чыкканда
Кешенең тормышы гел яхшы вакыйгалардан гына тормый. Без сөенечләр дә, көенечләр дә кичерәбез. Ачуыбыз чыгып, төшенкелеккә бирелеп куйган чаклар да була. Авыр чакларда Аллаһтан ярдәм сорап ялварабыз. Аллаһ ничек итсә, шулай буласын аңлыйбыз. Әгәр Ул җиңеләйтсә, язмыш сынаулары да җиңеләячәген белеп, ялваруны аңлата торган догалар һичшиксез ярдәм итми калмас.